Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сез рекламага ышанасызмы? (тест)

Әлеге сорауга ачыклык кертәсегез килсә, ике җавапның берсен сайлагыз. 1. Дуслар белән кафеда утырганда: а) башкалар ни алса, шуны сорыйм, б) таныш булмаган ризык сайлыйм. 2. "Что? Где? Когда?" кебек тапшырулар караганда: а) җаваплар тәкъдим итеп утырам, б) күп белүләренә шаккатам. 3. Кайсын сайлыйсыз: а) бәйсез яшәү, б) ышанычлы хезмәткәр....

Әлеге сорауга ачыклык кертәсегез килсә, ике җавапның берсен сайлагыз.

1. Дуслар белән кафеда утырганда:

а) башкалар ни алса, шуны сорыйм,

б) таныш булмаган ризык сайлыйм.

2. "Что? Где? Когда?" кебек тапшырулар караганда:

а) җаваплар тәкъдим итеп утырам,

б) күп белүләренә шаккатам.

3. Кайсын сайлыйсыз:

а) бәйсез яшәү,

б) ышанычлы хезмәткәр.

4. Таныш түгел шәһәрдә юлны ничек табасыз?

а) картадан карыйм,

б) узып баручылардан сорыйм.

5. Үзегез турында:

а) акыл төштән соң килә,

б) бөтен нәрсәгә дә тиз җайлашам.

6. Урамга чыккач, акча янчыгының өйдә калганы ачыкланса:

а) иң элек сумканы карыйм,

б) шунда ук өйгә чабам.

7. Балачакта сез нинди булган?

а) тыныч һәм тыңлаучан,

б) тиктормас.

8. Кибеткә кем белән йөрергә яратасыз?

а) үзем генә,

б) киңәш бирүче иптәш кирәк.

1 б, За, 4а, 76,8а җаваплары өчен

берәр балл өстәгез, 1а, 36,46, 7а, 86 җаваплары өчен берәр балл алып ташлагыз. Килеп чыккан сан Одән зуррак булса, беренче хәреф -А, кечерәк булса - В.

2а, 56, 66 җаваплары өчен берәр балл өстәгез, 26, 5а, ба җаваплары өчен берәр балл алып ташлагыз. Килеп чыккан сан Одән зуррак булса, икенче хәреф -А, кечерәк булса - В.

НӘТИҖӘ.

АА - Сез рекламаны күралмас дәрәҗәдә яратмыйсыз. Шуңа күрә ышанмыйсыз да.

АВ - Рекламада дөреслеккә караганда, ялган күбрәк дип саныйсыз. Тик тирә-юньдәгеләр генә ышана.

ВА - Еш кына рекламага ышанып, кыйммәтле товар сатып аласыз. Сак булыгыз, челтәрле маркетинг корбанына әверелүегез дә бар!

ВВ - Ышанмаган кая, газетаны да соңгы биттәге реклама турындагы игъланнардан укый башлыйсыз бит.

"Ватаным Татарстан"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев