Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, Яңа ел бәйрәмнәрендә сак булыгыз – агуланмагыз!

Күптән түгел Иркутскида булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде. «Боярышник» спиртлы лосьоны эчеп йөздән артык кеше агуланды, 77 кеше гомере өзелде... Әлеге вакыйга янә чынбарлыкны ачып салды: эчкән кеше ничек тә әмәлен таба һәм үлемнән дә курыкмыйлар, хәтта белә торып агуланалар. Иркутскида да әлеге «фанфурик»ны күп еллар куллана торган булганнар. Әмма...

Күптән түгел Иркутскида булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде. «Боярышник» спиртлы лосьоны эчеп йөздән артык кеше агуланды, 77 кеше гомере өзелде...

Әлеге вакыйга янә чынбарлыкны ачып салды: эчкән кеше ничек тә әмәлен таба һәм үлемнән дә курыкмыйлар, хәтта белә торып агуланалар. Иркутскида да әлеге «фанфурик»ны күп еллар куллана торган булганнар. Әмма составына метил спирты эләкмәгәч, агуланып үлү очраклары булмаган. Статистика буенча, безнең илдә халык бер елга 200 миллион литр «фанфурик» эчеп бетерә икән! Алардан кергән табыш 33,5 млрд сум белән исәпләнә.

«Фанфурик»ларга каршы көрәшне тагын да активлаштырып, агу белән сәүдә иткәннәргә законнарны кырыслатсалар да, сатучылар да, әлеге очсыз спиртлы эчемлекләрне ясаучылар һәм инде, әлбәттә, сатып алучылар да гел табылып тора.

1990 нчы еллар башында ялган аракы эчеп елына 30 мең (көненә 80 кеше дигән сүз) үлгән булса, аннан бу сан күп тапкырларга кимегән. Ләкин соңгы вакытта әлеге күрсәткеч тагын арта башлаган, ди белгечләр. Һәм хәзер суррогат исерткечтән агуланучылар саны буенча безнең ил дөньяда беренче урында тора: ялган аракы, «фанфурик»лар эчеп елына 20 мең кеше үлә икән. Бу әле мәгълүм булган күрсәткечләр генә. Караңгы авылларда эшсезлектән эчеп гомер итүчеләр һәм теләп агуланучылар тагын да күбрәк...

Шуңа да яңа ел бәйрәмнәре вакытында халыкка аеруча сак булырга кирәк!

http://almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев