Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 11-17 декабрьгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнаны милеккә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итеп үткәрер. Моннан тыш салым белән бәйле проблемалар да кәефегезне төшерер. Күңелегезне төшермәгез, һәр эшкә иҗади карарга тырышыгыз. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә, белем бирү өлкәсендә көч куючыларга һәм реклама агентларына уңыш елмаер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның яшәү көче кимеп бара. Сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк. Авыр физик...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнаны милеккә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итеп үткәрер. Моннан тыш салым белән бәйле проблемалар да кәефегезне төшерер. Күңелегезне төшермәгез, һәр эшкә иҗади карарга тырышыгыз. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә, белем бирү өлкәсендә көч куючыларга һәм реклама агентларына уңыш елмаер.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның яшәү көче кимеп бара. Сәламәтлеккә игътибарлырак булырга кирәк. Авыр физик эш түгел, ә кайчак дөрес тукланмау һәм начар гадәтләр чиргә сабыштырырга мөмкин. Имгәнүләр, гинекологик авырулар яисә агрессив кешеләр корбаны булу куркынычы бар. Йөрәк һәм кан әйләнеше системасы зарарланмасын дисәгез, дөрес туклану курсларын үзләштерегез.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә косметик һәм медицина курслары үтәргә киңәш итә йолдызлар. Табибка бару өчен яхшы вакыт. Серләр һәм маҗаралар яратучыларга үз-үзләрен камилләштерү мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Эштә сезне һичшиксез уңыш көтә. Хезмәттәшегез белән мавыктыргыч роман куертуыгыз ихтимал.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар баерга теләп, үзләре дә сизмәстән им-том, дәвалау серләре белән кызыксына башлар. Һәм бу бушка китмәс, киресенчә табыш кертер. Мәгълүмат өлкәсендә эшләүчеләр һөнәри баскычта яңа үрләр яулар. Һәр эштә дә якыннарыгыз ярдәменә таяна аласыз. Эш башларга теләүчеләргә барлык юллар да ачык.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның атнасы киеренке үтәр. Инфекция эләктереп, ялларны югары температура белән үткәрү куркынычы бар, сак булыгыз. Вак-төяккә дә игътибарлы булырга кирәк: киселү, имгәнү, пешүләр эзсез үтмәскә мөмкин. Артык күп эшләп талчыгу нерв киеренкелегенә китерә. Моннан котылу өчен мунча керегез, ачык һавада йөрегез.


КЫЗ (23.08-22.09)ларга сәләтләрен күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырыла. Фән һәм спорт белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт. Һәрьяклап танылу өчен тир түгәргә кирәклеген истән чыгармагыз. Сәяхәткә чыгарга тәкъдим итсәләр - баш тартмагыз. Сәяхәт тормышыгызга зур үзгәрешләр алып килер, яңа киңлекләр ачыр һәм файдалы дуслар табарга ярдәм итәр.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең финанс тотрыклыгы партнерлар белән уртак тел таба алуга бәйле. Бәлки аралашу серләренә төшенү өчен курслар үтәрсез. Судлашып йөрү мәгънәсез. Кешеләр белән ягымлы һәм ачык булырга өйрәнегез. Шәхси тормышта бар да элеккечә. Гаиләдә тыныч гармония хөкем сөрә. Әти-әниегезгә карата игътибарлырак булыгыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар юлда сак йөрмәү нәтиҗәсендә имгәнергә мөмкин. Сак булыгыз, аяк астын карап йөрегез. Сидек юллары ялкынсынырга мөмкин. Начар гадәтләрдән арынсагыз, иммунитет тиз арада ныгып савыгырсыз. Исерткеч эчемлекләр нерв киеренкелеге белән бергә уйлау, фикерләү сәләтен дә тоткарлый башларга мөмкин.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның тамак, муен, борыннары авырта бугай. Хастаханәгә бармый яткан булсагыз, хәзер табибка күренер чак җиткән. Рухи кыйммәтләрне баетыр вакыт. Эшкә килгәндә, бар да сезнең кулда, тырышлык һәм үҗәтлек кенә җитеп бетми. Хезмәттәшләрегезгә таяна аласыз. Яңа эшкә урнашу мөмкинлеге дә бар.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә тәвәккәлләргә вакыт. Үз бизнес планыгызны рәсмиләштерүдән тайпылмагыз, кыюрак булыгыз. Психология, астрология өлкәсендә көч куючылар өчен дә юллар ачык. Партнерлар белән дөрес килешеп эшләмәү финанс хәленең начараюына китерә. Җиде кат уйла, бер кат кисәргә кирәклеген истән чыгармагыз.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга агрессив кешеләрдән һәм хуҗасыз этләрдән сакланырга киңәш ителә. Әгәр имгәнү, егылуларга дучар булгансыз икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Югыйсә организмда зарарлы микроблар калуы ихтимал. Бавыр белән бәйле проблемаларны да сузарга түгел, диета тотарга һәм начар гадәтләрдән арынырга кирәк.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада тулысынча тоемлау хисенә таяна ала. Дуслар һәм якыннар ярдәменнән баш тартмагыз. Яңа танышулар һәм дуслык җепләрен ныгыту өчен уңышлы вакыт. Сездә илһам ташый, уйлап табу һәм эзләнү эшчәнлеге сезнең фишкагыз. Сәяхәткә чыгып, чит мәдәниятны, культураны үзләштерә аласыз. Фән һәм иҗатта уңыш казанырсыз.


Магнитлы көннәр көтелми.

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%BE%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%BF%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=5129930781666762416

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев