Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 19-25 мартка Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бушка вакыт әрәм итә. Чит кеше проблемаларын хәл иткәнче, төп игътибарны үзегезгә юнәлтсәгез әйбәтрәк булыр иде. Эштә дә хәл ителмәгән мәсьәләләр җитәрлек. Атна уртасында партнерлар белән корпоратив оештырып алу комачау итмәс. Яисә гаиләгез белән пикникка чыгып ял итегез. Ялларда романтик очрашулар көтә. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга конфликтка кермичә, мөнәсәбәтләр ачыклаудан...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бушка вакыт әрәм итә. Чит кеше проблемаларын хәл иткәнче, төп игътибарны үзегезгә юнәлтсәгез әйбәтрәк булыр иде. Эштә дә хәл ителмәгән мәсьәләләр җитәрлек. Атна уртасында партнерлар белән корпоратив оештырып алу комачау итмәс. Яисә гаиләгез белән пикникка чыгып ял итегез. Ялларда романтик очрашулар көтә.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга конфликтка кермичә, мөнәсәбәтләр ачыклаудан туктап яши башларга вакыт. Нерв системасы какшаган, бераз дәваланып алырга киңәш ителә. Партнерлар белән араларны ныгыту өчен атна уртасы уңай булыр. Ял турында да онытып җибәрмәгез. Финанс кереме кәефегезне күтәрер.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада барлык идеяләрен дә тормышка ашырырга омтылыр. Әмма башкаларга планнарыгызны ачырга тырышмагыз. Уңыш кайвакыт тынычлык ярата. Атна уртасында акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү отышлы булыр. Шопинг өчен атна ахыры уңышлы булыр. Ялларда мәхәббәт өлкәсендә дә сюрпризлар көтә.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга берьюлы берничә эшне башкарырга туры килмәгәе. Буш сүз сөйләгәнче вакытны бүләргә өйрәнегез. Эштә бераз үҗәтрәк булырга кирәк, югыйсә беренчелек көндәшләрегез кулына күчәр. Гаиләдә шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен атна уртасы яхшы булыр дип фаразлана. Кабат бер үк тырмага басуыгыз ихтимал.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар көндәшләр белән кискен ярышта. Эшлекле киңәшмәләр очрашулар үткәрү өчен уңай вакыт. Ә менә акчага мөнәсәбәтегезне үзгәртергә туры килмәгәе. Акча янчыгы бушап бара, керергә күренми. Бераз кысыбрак, экономияләп тоту комачау итмәс. Якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз, сөендереп торырга онытмагыз.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга интуициягә таянып эш итү хәерле булыр. Ялгышудан курыкмагыз. Эшләмәгән кешенең генә хатасы булмый. Игътибар сорый торган вак эш күңелегезгә хуш килер. Сез һәр эштә дә үзегезне яхшы яктан күрсәтәсез. Тырышлыкны җитәкчегез дә югары бәяләр. Бәлки акчалата премия алу бәхетенә ирешерсез.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә дуслар ярдәме комачау итмәс. Эшегез тоткарлана икән бәлки гаеп үзегездәдер. Лотореяда отуыгыз мөмкин. Җомга көнне кунаклар көтегез. Ни белән сыйлыйсын һәм ничек күңел ачасын алдан уйлап кую яхшырак булыр. Балаларыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз. Романтик очрашуны кичектереп торырга туры килер.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарны күңелле сюрпризлар көтә. Финанс белән бәйле мәсъәләләрне сузмагыз, атна башында ук хәл итәргә тырышыгыз. Дипломат булырга өйрәнегез. Мәхәббәт өлкәсендә бар да югары урында, бәхеттән башыгыз әйләнмәсен. Үткәндәге хаталарны кабатламаска тырышыгыз, һәр адымыгызны җентекләп уйлап ясагыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга эштә яхшы хезмәткәр булудан тыш фәлсәфәче дә булырга туры килер. Кызыклы һәм файдалы танышулардан баш тартмагыз. Гаилә мәшәкатьләре турында да онытып җибәрмәгез. Балаларыгызның күңелен күрергә тырышыгыз, бүләкләр алыгыз. Бергә шопинг ясагыз, сәяхәткә чыгыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә тәвәккәл булырга кирәк. Югыйсә партнерлар белән эш пешерә алмассыз. Мәхәббәткә килгәндә парыгызны очратуыгыз ихтимал. Гаиләлеләрнең бар да тыныч, үзгәрешләр күренми. Өлкән буынга игътибарлырак булыгыз. Бәйрәмнәрдә булса да хәлләрен белешегез. Ялларда акча янчыгы калынаер.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар бар җиргә өлгерергә тырышыр. Тик бу яхшыга илтмәс, сәламәтлеккә зыян салыр. Буш сүзгә, үтәлмәгән вәгъдәләргә ышанмаска өйрәнергә вакыт. Гаиләдә балалар алдында мөнәсәбәт ачыклау матур түгел. Гел өйрәтеп, үз фикерегезне тагып торырга гадәтләнмәгез. Хәләл җефетегезнең дә сабырлыгы бетүе бар.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар баштанаяк эштә. Эш сөючәнлек югары бәяләнер, карьера үсеше көтелә. Уңыш һәм планнар турында беркемгә дә сөйләмәгез. Барлык яктан да үзегезне күрсәтеп калырга ашыгыгыз. Әлеге атна сезгә бары тик уңыш китерер. Акча кереме көтелә, әмма шопинг ясарга ашыкмагыз, сабыр итегез.
Магнитлы көннәр көтелми.
фото: https://i.ytimg.com/vi/cLbZYezSIzI/hqdefault.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев