Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга файдалы киңәш: мәктәп формасын ничек дөрес сайларга?

Бүген республикада мәктәп, лицей укучылары өчен мәктәп формалары тегү белән шөгыльләнгән 40 оешма исәпләнә. Сайлау мөмкинлеге җитәрлек: фасоннар, төсләр дә күзне камаштыра, шул ук вакытта форманың сыйфаты да бер-берсеннән аерыла. 1 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе махсус мәгълүмат кампаниесен башлады. Шул рәвешле белгечләр халыкка сыйфатсыз киемне аеырырга өйрәтә, мәктәп формасын...

Бүген республикада мәктәп, лицей укучылары өчен мәктәп формалары тегү белән шөгыльләнгән 40 оешма исәпләнә.

Сайлау мөмкинлеге җитәрлек: фасоннар, төсләр дә күзне камаштыра, шул ук вакытта форманың сыйфаты да бер-берсеннән аерыла. 1 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе махсус мәгълүмат кампаниесен башлады. Шул рәвешле белгечләр халыкка сыйфатсыз киемне аеырырга өйрәтә, мәктәп формасын сайлауда киңәшләрен җиткерә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Светлана Филиппова әйтүенчә, уку елы башланыр алдыннан һәр ата-анага сыйфатлы мәктәп формасы нинди булырга тиеш икәнлеген белеп тору комачау итми. Җитмәсә, форма җитештерүчеләр арасында хәйләгә барып, сәламәтлек өчен зыянлы товар сатучылар да очрый икән.

Ата-аналар мәктәп формасы сайлаганда тар киемнең тын юллары инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин булуын белми. Тәнгә сыланып торган сыйфатсыз тукыма тире авырулары, дерматит, экзема авыруларына да сәбәпче булуы бар. Сыйфатсыз тукымадан тегелгән киемнән баш әйләнергә һәм күңел болганырга да мөмкин. Ә бу хакта уйлап та карамаска мөмкиннәр,- ди Светлана Филлипова.

Белгечләр мәктәп киеме яртылаш йон, мамык тукымадан яки ясалма ефәктән торырга тиеш, ди. Әгәр кибетче көн дә кия торган күлмәк дип, тукымасында синтетик сүс 35 проценттан артып киткән кием тәкъдим итә икән, ведомство бу хәлне хокук бозу дип бәяләргә хаклы, һәм кибеткә карата чаралар күреләчәк.

Аяк киемен сайлаганда, размер запасы 7 мм дан артырга һәм 4-5 мм дан ким булырга тиеш түгел. Портфельләрнең авырлыгы 700 грамман артмаска, букча киң каешлы, каты аркалы, яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш. Сыйфатсыз мәктәп формалары Казан кибетләрендә, базарларында очраса да, әлегә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә бу мәсьәләдә шикаять белән мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев