Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә -(4-10 ДЕКАБРЬ)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада финанс хәлен яхшырту белән мәшгуль булыр. Эшлекле очрашуларның артуы карьера үсешенә файда ясар. Үз-үзегезгә ышанычыгыз булса да, хәл ителәсе мәсьәләләрне беркемгә белгертми генә сак кына башкарыгыз. Югыйсә алдануыгыз мөмкин. Компьютер сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга үз сәламәтлегенә, аеруча тәненә игътибарлы булырга кирәк. Суыкта йөреп...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада финанс хәлен яхшырту белән мәшгуль булыр. Эшлекле очрашуларның артуы карьера үсешенә файда ясар. Үз-үзегезгә ышанычыгыз булса да, хәл ителәсе мәсьәләләрне беркемгә белгертми генә сак кына башкарыгыз. Югыйсә алдануыгыз мөмкин. Компьютер сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга үз сәламәтлегенә, аеруча тәненә игътибарлы булырга кирәк. Суыкта йөреп аяк-кулларыгызны туңдырмагыз. Инфекция йоктырмас өчен чыныга башласагыз әйбәтрәк булыр. Яхшы дөрес туклану, физик көч кую, хәрәкәтләнү кәефне күтәреп кенә калмас, ә сәламәтлекне дә ныгытыр. Спорт белән шөгыльләнегез.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр хезмәтсөючәнлеге, башкаручанлыгы, планлаштыра белүе һәм пунктуаль булуы белән җитәкче хөрмәтен яулар. Ике як өчен дә файдалы эшлекле килешү төзү мөмкинлеге туар. Файдаланып калыгыз, ул яхшы керем кертер. Иҗат кешеләренә үз осталыкларын камилләштерергә киңәш итә йолдызлар. Төзелеш һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнү өчен уңай вакыт.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар финанс хәлен яхшыртырга тырышыр. Фатирыгызга кирәк-яраклар сатып алу өчен яхшы вакыт. Сәнгать эшләнмәләре һәм бизәнү әйберләре сатып алып, якыннарыгызны сөендерегез. Кәефегезне күтәрү, канәгатьләнү хисе алу өчен бераз тир түгәргә туры килер. Шәхси тормышта бар да тәртиптә, борчылыр урын юк.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның сулыш юллары ялкынсынырга мөмкин. Суыкта яланбаш йөрмәгез, өшү һәм экологик факторлар хроник авыруларның кузгалуына китерер. Һава торышының шаяруы аяк-куллар имгәнүенә китерүен истән чыгармагыз, юлларда сак йөрегез. Депрессиядән котылу өчен утка карап утырыгыз. Ул нерв киеренкелегеннән дә коткарыр.


КЫЗ (23.08-22.09)ларны романтик очрашулар көтә. Шәһәрдән читтә дә, сәяхәт вакытында да, дуслар белән күңел ачканда да, социаль челтәрдә аралашу да яңа танышлар бүләк итәр. Гашыйк булуыгыз яки мөнәсәбәтләрне җитдиләштерү ихтимал. Иҗат, фән һәм белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрне уңыш көтә. Бары икейөзле, алдакчы кешеләрдән ераграк торыгыз.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр һәр өлкәдә дә актив булырга теләр. Финанс тотрыклылыгы сезнең кулда, бар көчегезне эшкә «җигегез». Вакытында алынган мәгълүмат акча кереме кертмәсә дә, көтелмәгән чыгымнардан саклап калырга ярдәм итәр. Көнкүреш техникасын астып алу мөмкинлеге туар. Шәхси тормышта бар да «чәчәк ата». Моннан да яхшырак була алмый.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның йөрәк һәм ашказаны авыртулары кузгалуы ихтимал. Гомумән алганда, атна уңышлы үтәр. Сәламәтлекне ныгыту өчен традицион булмаган медицинага мөрәҗәгать итәргә түгел, ә табибка барырга кирәк. Психологик ярдәм дә комачау итмәс. Позитив энергия, яхшы кәеф һәм барыннан да канәгать булу сәламәт яшәүгә бер адым.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар яшәү шартларын яхшырту белән мәшгуль. Ерак сәяхәткә чыгу, дини һәм рухи белем өстәү, фәлсәфә, иҗат һәм фән белән шөгыльләнү өчен кулай вакыт. Җитәкчеләр үз хезмәтчәннәре белән уртак тел табыр. Җиң сызганып эшкә керешү өчен уңышлы чор. Хезмәттәшләрегез һәм партнерларыгыз ярдәме белән эштә уңыш казанырсыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең атнасы җир, йорт һәм милек кебек мәсьәләләрне хәл итеп үтәр. Әдәби кичәләр һәм фәнни тикшеренүләр уңыш китерер. Рәсем сәнгате өлкәсендә көч куючыларга бераз тырышырга кирәк. Эш кәгазьләре, документлар белән эш иткәндә игътибарлырак булыгыз. Бер ялгыш барын да юк итәргә мөмкин.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга дөрес тукланырга һәм гигиена кагыйдәләрен үтәп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә йолдызлар. Эш урынын һәм өйне чиста тотарга өйрәнмәсәгез, шапшаклыкка батып, психологик яктан да деперссиягә бирелүчәнгә әверелүегез мөмкин. Йөрәк кан тамырлары авыруын кисәтү һәм хроник арыганлыкны булдырмау өчен вакытны дөрес бүләргә кирәк.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада гашыйк булырга, күптәнге мөнәсәбәтләрне җайларга мөмкин, тугрылык һәм дуслык төшенчәләренең мәгънәсен аңлар. Яңа танышлар ярдәме белән карьера үсешендә яңа үрләр яуларсыз. Фән һәм иҗат өчен менә дигән вакыт. Шулай ук игътибар үзәгендә булумөмкинлеге дә туар, файдаланып калыгыз.


Магнитлы көннәр көтелми.

фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B7%D0%BE%D0%B4%D0%B8%D0%B0%D0%BA%D0%B8%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=766544698504264827

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев