Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен атналык йолдызнамә (30 апрель - 6 май)

Сезнең өчен атналык йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада гаилә проблемаларын хәл итәргә тырышыр. Үз эшегезне җәелдерү, бизнес ачу өчен уңышлы атна. Кичекмәстән бу эшкә кредит яки субсидия алып калырга кирәк. Тиз генә зур күләмдә керем алу яки акча оту теләге белән янсагыз да якына арада баерга насыйп булмас. Эшләмичә генә беркемнең дә олигарх булганы юк әлегә.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар милек белән бәйле мәсьәләләрдә үз хокукын якларга омтылыр. Якыннарыгыз киңәшенә колак салыгыз. Түземлек бетсә дә, бирелергә һәм кул селтәргә ашыкмагыз. Бар да вакытлыча, яңгырдан соң кояш чыкмый калганы юк. Сабыр булыгыз, бар да үтәр. Дуслар, классташлар һәм төркемдәшләр белән аралашырга киңәш ителә.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә бу атнада уңыш елмаячак. Йорт кирәк-яракларын, көнкүреш техниканы, терлек сату белән шөгыльләнә аласыз. Ул һичшиксез керемле булачак. Егылулардан, имгәнүләрдән һәм стресслардан сакланыгыз. Метро һәм транспортта йөрүдән дә тыелып торыгыз. Ялларны гаилә белән үткәрергә тырышыгыз.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар бәйрәмнәрдә йөреп, атна буена җитәрлек күтәренке кәеф, позитив энергия туплар. Чит илгә ялга бару яки акча әйләнешеннән керем алу өчен дә уңышлы чор. Һәр өлкәдә уңышка ирешүдә әти-әниегезнең, җитәкчегезнең роле зур булыр. Атна уртасында документлар белән эш итүдән, эшлекле сәфәргә чыгудан тыелып торыгыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар күченү, фатир алыштыру, мөнәсәбәтләрне җайга салу белән мәшгуль булыр. Сәламәтлек какшап китеп, табибка мөрәҗәгать итәргә туры килмәгәе. Репетиторлык белән шөгыльләнү, интернет челтәрендә реклама бастыру өчен дә яхшы вакыт. Җомга көнне хезмәт хакы, премия алу мөмкинлеге туар.


КЫЗ (23.08-22.09)лар белем күтәрү юнәлешендә шактый көч куяр. Балалар һәм оныклар белән конфликтка керү куркынычы бар. Сишәмбе спорт күнегүләреннән тыелып торырга туры килмәгәе. Күңел ачулар да сезнең өчен түгел әлегә. Иң яхшысы вакытыгызны сөйгәнегезгә багышлагыз, югыйсә мөнәсәбәтләргә нокта куелуы ихтимал.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрне материаль яктан стабильлек көтә. Ниһаять акча янчыгы калынаер дип вәгъдә итә йолдызлар. Аң һәм йөрәккә ризыкны социаль челтәрдән түгел, гаиләдән эзләргә кирәк. Ялгызларны мәхәббәт өлкәсендә күңелле сюрприз көтә. Парлыларга гаилә кору өчен уңай вакыт. Ерак җиргә сәяхәткә чыгарга тырышмагыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның бу атнада сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләре катлауланыр. Киеренке хистән котылу, тынычлык табу өчен йога белән шөгыльләнергә киңәш итә йолдызлар. Косметолог яки чәчтарашка бару, имиджны үзгәртү дә кәефегезне күтәрер. Эшлекле сәфәрләрдән читтә кала алмассыз. Сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга кеше акчасын санап утыру килешмәс. Үз кесәгезне кайгырту ягын карагыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, диета тотарга тырышыгыз. Югыйсә хроник авырулар кузгалып, хастаханәгә эләгүегез ихтимал. Сөйгәнегез тәкъдим ясар. Романтик очрашулардан башыгыз әйләнмәсен, аек акыл белән эш итү хәерлерәк.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр кемнең дус, кемнең дус булып кыланып йөрүен аңлар. Эштә әлләни зур үзгәрешләр көтелми. Атна ахырын гаилә мәшәкатьләренә багышлагыз. Балаларыгызны шуклык өчен ачуланырга ашыкмагыз. Бәлки бергәләп уйнау араларны якынайта төшәр. Тормыш иптәшегез сезне бүләк белән сөендерер.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар көнкүреш мәшәкатенә чумып, дөньядан артта калып бара. Вирус эләктермәс өчен витаминнар кабул итегез, җиләк-җимеш ашагыз, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Өйдән башыгызны алып еракка чыгып качасыгыз килсә дә, түзем булыгыз. Юк-бар уйлардан арыну өчен бакчага тирәсенә чыгып, бераз селкенеп алыгыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларның атнасы сәяхәттә үтәр. Сишәмбе көнне премия яки хезмәт хакы алырсыз. Башка шәһәргә бару, күргәзмә яки театрларга йөрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Сатып алулар өчен әйбәт вакыт. Йөк ташучыларга уңыш елмаер. Чит илгә сәяхәткә җыенсагыз, үзегез белән дарулар да алырга онытмагыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев