Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның иң булган хатын-кызлары "Сәламәт иртә" марафоны финалына барып җитте

Лениногорскиның иң булган, җитез хатын-кызлары "Сәламәт иртә" марафонында катнашып, финалчылар исемлегенә керделәр. Быел марафон 11-31 май көннәрендә үтте.

 

Әлеге марафон яисә проект дип атыйк, иртә белән иртүк тору һәм йорт тирәли яки авыл буенча, шулай ук шәһәрдә паркта саф һавада йөреп, бераз гына йөгереп булса да кайту гадәтен формалаштыра торган проект. Быел әлеге марафон алтынчы тапкыр үткәрелде.

Ул “Татнетны үстерү” фонды җитәкчесе Раил Гатауллин тарафыннан оештырыла. Лениногорскилыларга Раил әдәби марафон проекты аша яхшы таныш. Фондның берничә проекты бар: әдәби марафон, авылым гүзәллеге, сәламәт иртә һәм башкалар.

Сәламәт иртә марафонында катнашучылар 21 көн дәвамында иртә белән йөреп яки йөгереп кайтырга тиеш (йөреп һәм йөгереп сүзләрен икесен бергә язам, чөнки кайбер кешеләргә йөгерү табиб тарафыннан тыелган булуы мөмкин, бу очракта алар йөреп кенә кайта). Әлбәттә, иртән йөргәнне-йөгергәнне раслаучы фото да кирәк, селфи ясап, аны ВКонтактеда үз сәхифәңдә урнаштырырга кирәк.

“Бу эшне иртәнге сәгать җидегә кадәр эшләп тә куярга. Марафонның шарты шундый. Йөгереп кайтып, аннары куярмын әле дисәң, башка эш белән мәшгуль буласың да һәм социаль челтәргә фото урнаштырырга вакыт та калмаска мөмкин. Эшне вакытында эшләргә өйрәтүдә дә яхшы алым булып тора бу марафон”, - дип сөйли Яңа Иштирәктән Зилия Хәмзина. Ул әлеге марафонда өченче ел рәттән катнаша.

-    Шушы дәвердә марафонның бары уңай якларын гына күрдем. Кешедә яхшы гадәт формалаштыра. Йөгереп кайтырга булгач, иртәрәк торасың. Ә иртә торсан, эшкә киткәнче күп эшне дә эшләп калдырырга була. Аннан иртәнге якта табигать бигрәк тә матур, ямьле. Кошлар сайравы күңелле. Табигатьнең уянган, яшелләнгән чагы. Марафонда катнаша башлагач, табигатьтә көн саен үзгәреш була икәнлеген сиздем. Кайдадыр чәчәк ата, икенче җирдә яшел үләннәр баш калкыта, - ди Зилия ханым.

Марафонда катнашучыларга быелгы һава торышы бик үк уңайдан булмады, билгеле. Йә яңгыр, йә салкын, җилле көннәр күп иде. Куртка, башлык, резин итек яисә галош киеп чыгарга да туры килде, ди Зилия ханым. Алдына максат куеп, шушы максатка ирешү өчен салкын һава торышы аңа киртә булмаган.

Журналист кызыксынуым көчле булганлыктан, мин башка якташларыбызны да быелгы #сәламәтиртәдә ВКонтакте аша карап, күреп бардым. Лениногорскидан Зөлфирә Мортазина, Гүзәл Хәлфиева, Куакбаштан Зөлфия Мөхәммәтҗанова еш күренде. Зөлфия ханым социаль челтәр аша Куакбашның барлык почмакларын, матур табигатен күрсәтте. Табигатьнең ямьлелеген хисләрен язып та белгертте.

Проектта 21 көн катнашкан кешеләрне марафон тәмамлангач Казанга чакыралар һәм анда килүчеләр белән бергәләп Казан урамнары буенча йөгерәләр икән. Зилия Хәмзина узган шимбәдә Казанга бару бәхетенә дә ирешкән.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укырсыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев