Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның ике тыл хезмәтчәне олы юбилейларын билгеләп үтә(фотолар)

Бүген ике шәһәрдәшебез: Ләмига Гатаулла кызы Хәнипова һәм Рәисә Нурмөхәммәт кызы Гыймазетдиновага 90 яшь тулды. Аларны туган көннәре белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде. Юбилярларга Россия президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Ләмига Хәнипова тумышы...

Бүген ике шәһәрдәшебез: Ләмига Гатаулла кызы Хәнипова һәм Рәисә Нурмөхәммәт кызы Гыймазетдиновага 90 яшь тулды.


Аларны туган көннәре белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде. Юбилярларга Россия президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.

Ләмига Хәнипова тумышы белән Яңа Шөгер авылыннан. Лениногорскига 1955 елда килә һәм пенсиягә кадәр музыка-рәсем педагогик колледжында җыештыручы булып эшли. Утыз бер яшендә өч бала белән калган тол хатын бик тырыш һәм уңган була. Бүгенгесе көндә балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, мул тормышына шөкер итеп яши.

-​ Шушы яшькә хәтле яшәрмен дип һич уйламаган идем. Баксаң, гомер күз ачып йомганчы үтеп киткән. Аллаһыга шөкер, тормышымнан зарлана алмыйм. Нәрсә ашыйсың- эчәсең килсә, шул бар. Балаларым да, оныкларым да тәүфыйклы. Барчагызга да мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, - ди ул.

Рәисә Гыймазетдинова тумышы белән Мөслим районнынан. Аның Иркутск шәһәреннән күченеп Лениногорскида яшәвенә дә алтмыш ике ел үткән.

-​ Мин кунакларны яратам, ишекләрем барысы өчен дә һәрвакыт ачык. Күршеләрем дә бик яхшы. Әллә үзем яхшы, әллә алар..., - дип елмаеп-балкып каршы алды юбиляр кунакларны.

Бүгенгесе көндә ялгызы гына яшәсә дә, балалары һәрвакыт килеп йөри, шалтыратып хәлен белә. Туган көненә Мөслимнән энесенең кызы Әминә дә килгән.Бик яралар һәм хөрмәт итәләр үзен.

-​ Үземне бәхетле дип саныйм. Шушы яшькә җитеп үз аягыңда йөри алгач, сөенәм инде. Дөрес, исәнлегем генә чамалы, бу картлык галәмәтедер инде,- ди Рәисә апа барчасына да бәхетле озын гомер теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X