Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның күпбалалы гаиләләренә сертификат тапшырдылар (фотолар)

Шушы көннәрдә шәһәр һәм районда яшәүче күпбалалы ике гаилә өчен шатлыклы мизгелләр булды: аларга тантаналы төстә торак алу өчен сертификат тапшырылды. Бүгенге заманда гаиләдә күп бала тәрбияләп, аларны аякка бастыру өчен ата-анадан көч тә, финанс мөмкинлекләре дә таләп ителә. Әле ярый, дәүләт тә ярдәм кулы суза. Хәзерге вакытта биш һәм...

Шушы көннәрдә шәһәр һәм районда яшәүче күпбалалы ике гаилә өчен шатлыклы мизгелләр булды: аларга тантаналы төстә торак алу өчен сертификат тапшырылды.

Бүгенге заманда гаиләдә күп бала тәрбияләп, аларны аякка бастыру өчен ата-анадан көч тә, финанс мөмкинлекләре дә таләп ителә. Әле ярый, дәүләт тә ярдәм кулы суза. Хәзерге вакытта биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр торак шартларын яхшырта алалар, шәһәр һәм районда яшәүче, торак фондында чиратта булган гаиләләр сертификат алу мөмкинлегенә ия.

Әнә Урмышлыда яшәүче Камил белән Сиринә Фәйзрахмановлар гаиләсендә биш бала, олысына - 27, кечкенәсенә 10 яшь икән. Иске генә йортта яшиләр. "Җылы су юк. Өй эченә салкын су кермәгән, урамнан алып керәбез", ди алар. Сертификатны зур ярдәм дип саныйлар, аны ничек кулланырга икәнен хәл итмәгәннәр, әле биш баланың берсе дә гаиләле түгел бит, уйлашырбыз, ди алар.

Мисхәт белән Гөлчихрә Алтынбаевлар сертификат алуларына ышанып та бетә алмыйлар.

- Кичә генә хәбәр иттеләр. Ышанырга да, ышанмаска да белмибез. Дулкынлану да, шатлану да бар. Алты бала: дүрт малай, ике кызыбыз, зурысына 27, кечкенәсенә 13 яшь. Зал һәм аш бүлмәсе генә булган өйдә гомер итәбез. Коммуникацияләрне үзебез үткәрдек. Уңайлыклар йортта инде. Кухняга да диван куеп, ике бүлмәгә бүленеп йоклыйбыз, шулай җайладык .Торак фондында 10 еллап чиратта тордык, - дип сөйли әниләре.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков сертификатларны тапшырганда, бала тәрбияләүләре өчен рәхмәтен әйтте, булачак торакта шатлык-бәхет белән яшәүләрен теләде. Торак фонды буенча белгеч Елена Романеева әйтүенчә, гаиләләр әлеге сертификатта күрсәтелгән суммага икенчел торактан фатирлар тәкъдим ителәчәк.

Сертификатлар Татарстан Министрлар Кабинетының "Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" карары нигезендә бирелә. Программа 2007 елдан бирле гамәлдә. Безнең муниципаль районда программа эшли башлаганнан соң ун гаилә торак шартларын яхшырткан. Чиратта тагын 21 гаилә тора.

Розалия Мостафина

Наилә Загидуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев