Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның «Юбилейный»паркында үзгәреш дәвам итәчәк

Добролюбов урамындагы "Юбилейный" паркы ремонтланганнан соң, шәһәр күләмендәге шактый гына чаралар үтте инде. Аның уңай яклары да күп, кайбер җитешсезлекләрен дә күреп өлгергәннәр. Тик борчылырга кирәкми, чөнки паркны төзекләндерү эше киләчәктә дәвам итәчәк. Бу турыда Мәгариф идарәсенең актлар залына җыелып фикер алыштылар. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов паркны гаилә белән йөрү,...

Добролюбов урамындагы "Юбилейный" паркы ремонтланганнан соң, шәһәр күләмендәге шактый гына чаралар үтте инде. Аның уңай яклары да күп, кайбер җитешсезлекләрен дә күреп өлгергәннәр.
Тик борчылырга кирәкми, чөнки паркны төзекләндерү эше киләчәктә дәвам итәчәк. Бу турыда Мәгариф идарәсенең актлар залына җыелып фикер алыштылар.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов паркны гаилә белән йөрү, өлкән яшьтәгеләр, яшьләр һәм балалар өчен дә җайлы һәм кызыклы булсын, дип эшләргә тырышачакбыз, ди.
Киләчәктә бу урыннан кеше өзелмәсен, шәһәр халкының гына түгел, кунакка килүчеләрнең дә яраткан урыны булсын иде, дигән фикерләр әйтелде. Ә моның өчен паркны үзенчәлекле, үзенә җәлеп итеп торырлык итеп башкарып чыгарга кирәк дигән зур бурычлар тора.
Паркның икенче чиратында башкарасы эшләр турында баш архитектор Алексей Карасев сөйләде. Кимчелекләрдән яктыртуның җитмәвен, кыш көне тайгак булуны билгеләп үтте.
- Әле бу башы гына. Уйланылганның барысын да башкарып чыксак, киләчәктә бу искиткеч матур парк булачак, - ди ул.
Биредә өлкәннәр ял итсен өчен махсус почмак булдырып, анда шашка-шахмат уйнау өчен өстәлләр куярга исәплиләр. Балаларның да үз территориясе булачак. Анда сабыйлар өчен төрле атынчыклар, утырып рәсем ясау мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук паркта төсле фонтан кую да күздә тотыла. Тукай урамы ягыннан керү капкасы баскычларын да уңайлырак итеп ясарга, парковканы, тамгаларны сызып, тиешенчә ясап бетерергә планлаштырыла.
- Паркта селфи төшәр өчен махсус почмак ясарга, киләчәктә төрле күргәзмәләр оештыруны да күздә тотарга, - дигән кызыклы тәкъдимнәр булды фикер алышырга килүчеләрдән.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев