Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән

Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Шул хактагы хәбәр 112 бердәм номерына иртәнге алтылар тирәсендә килә. Гадәттән тыш булган урынга юл тоткан коткаручылар Герцен урамындагы 94б йортының подъезд түбәсендә башы канга...

Әлмәттә бер ир-ат күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Шул хактагы хәбәр 112 бердәм номерына иртәнге алтылар тирәсендә килә. Гадәттән тыш булган урынга юл тоткан коткаручылар Герцен урамындагы 94б йортының подъезд түбәсендә башы канга баткан ир-ат гәүдәсенә юлыга.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчене подъездга алып керә. Коткаручылар килгәндә, ир-ат үлгән була.

Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/15/159791/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев