Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина белән идарә иткәндә телефон кулланган өчен җәзаны катгыйландырырга мөмкиннәр

Бүгенге көндә мондый хокук бозу очрагы өчен штрафның күләме 1,5 мең сум тәшкил итә.

«Иминлек өчен» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников исеменә рульдә телефоннан файдаланган өчен штрафны берничә тапкыр арттыру тәкъдиме белән хат юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Эксперт күптән түгел Мәскәүнең Солнцево районында теркәлгән юл һәлакәтен (аның нәтиҗәсендә ике балигъ булмаган баланың гомере өзелгән) искә төшерде. Авариядә гаепле хатын-кыз белдергәнчә, ул машина белән дә идарә иткән, шул ук вакытта «телефонда да утырган».

Курдесов фикеренчә, бу – башка кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә реаль куркыныч тудыра, әмма мондый хокук бозу очрагы өчен штрафның күләме нибары 1,5 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта, инвалидлар өчен билгеләнгән парковкада автомобилен калдырган өчен (бу әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмый диярлек) машина йөртүчене 5 мең сум күләмендә штраф көтә.

Шуңа бәйле рәвештә, ул Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертергә һәм рульдә вакытта телефоннан файдаланган өчен штраф күләмен 10 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X