Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөэмин-Каратайда урамнарны гармун тавышы белән яңгыратып сөлге җыйдылар (+фотолар)

Милли бәйрәмебез Сабан туена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе.


4 июнь көнне, Мөэмин-Каратайда авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сөлге җыю оештырылды. Һәр йорт хуҗасы сөлге җыючыларны ягымлы сүз, ачык йөз белән каршы алдылар! дип хәбәр итәләр авыл җирлегеннән.

Урамнарны гармун тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, авылдашлар теләкләр теләп, чын күңелдән тастымал, сөлге, йомырка тапшырдылар.

Сабан туе тиешенчә узсын өчен акчалата да ярдәм иттеләр! Көтеп алынган милли бәйрәмне бергәләп, оешкан төстә, куанып уздырырга язсын!

 

Фотолар: авыл җирлегеннән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев