Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәрьям Миңнегуловадан вак күмәч рецептын тәкъдим итәбез

1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга. Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3 аш калагы шикәр комы, якынча 3 стакан...

1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1,5 чәй калагы чүпрә, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга.

Кабарып менгәч 50 гр эретелгән май маргарин яки атланмай, 3 аш калагы көнбагыш мае, 2 йомырка, 1 чәй калагы тулар-тулмас тоз , 3 аш калагы шикәр комы, якынча 3 стакан тирәсе он салып камыр басарга һәм җылы урынга кабарырга куярга.

Камыр кабарып менгәч тигез итеп түгәрәкләр, шарлар итеп ясыйбыз да, майланган табага яки пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез, араларын кушып бетермичә (кабарырга урын калдырып) куярга кирәк. Күмәчләрне 20 минут тирәсе табада кабартырга,тугыланган йомырка белән майларга,өстенә умач уып сибәргә.

Умач өчен: 1 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы он, бер аш калагы тулар-тулмас ак май.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев