Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефть бетә?

Русиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин. Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Русия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7 миллион баррель күләмендә чыгарачак та, аннары ул туктата алмаслык тизлектә кими башлаячак. Ни кызганыч, Русия экспертлары да нәкъ шундый ук фикердә. "Компанияләрнең киләчәккә планнарына, нефть...

Русиядә нефть чыгару якын арада кискен кимергә мөмкин. Халыкара энергетика агентлыгы экспертлары шундый фараз белдергәннәр. Аларның мәгълүматлары буенча, Русия 2021 елга кадәр нефтьне тәүлегенә 11,7 миллион баррель күләмендә чыгарачак та, аннары ул туктата алмаслык тизлектә кими башлаячак.
Ни кызганыч, Русия экспертлары да нәкъ шундый ук фикердә. "Компанияләрнең киләчәккә планнарына, нефть чыгарыла торган урыннарның халәтенә карагач, 2021 елларга нефть суырту иң югары дәрәҗәсенә күтәреләчәге, ә аннары кара алтынның нык кына кимеячәге күренә", - ди RusEnergy ягулык-энергетика комплексы җитәкчеләренең берсе М.Крутихин. Аның сүзләренә караганда, нефть компанияләренең РФ Энергетика министрлыгына юллаган планнарыннан шул аңлашыла: 2035 елга Русиядә бүгенге еллык 540-550 миллион тонна урынына нибары 276 миллион тонна гына нефть чыгарачаклар. Шул рәвешле, тәүлегенә хәзерге кебек 11 миллионнан артык баррель суыртулар хыялда гына калып, нибары 6 миллион баррель белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк.
Эксперт фикеренчә, моның төп сәбәбе - бүген нефть чыгарылып ятучы урыннарда запас бетеп килү, ә бу хәлдән чыгу юлы - нефтьнең яңа ятмаларын табып, тиз арада аларда эш башлап җибәрү.
"Менә узган ел 120 яңа урынны ачу турында рапорт бирделәр. Ә чынлыкта 54 урында гына ачылды һәм алары да нигездә шул иске урыннардагы элек читләтеп үтелгән почмаклар гына. Ә яңалары дигәннәре бик кечкенә җирләр. Соңгы ике елда ачылган яңа нефть ятмаларының уртача зурлыгы нибары 1,7 миллион тонна гына. Бу бик кечкенә", - ди М.Крутихин.
"Калита-финанс" аналитигы Д.Голубовский да бу фикерләр белән килешә. "Өстәвенә, соңгы елларда Русиядә нефть тармагына бернинди капитал кертелми, яңа урыннар табу, аларны җиһазлау өчен кирәкле технологияләр булдырылмый. Запаслар бетә барып, яңа урыннарны ачу өчен акча бүленмәгәнлектән, киләчәктә Русия нефть базарында үзенең лидерлыгын югалтачак. Американың технологик санкцияләре шуңа төбәп кертелде дә инде", - ди ул.
Федераль бюджетка акча нигездә нефть һәм газ сатудан кергәнен истә тотсаң, киләчәгебез шактый шомлы күренә әле монда.
http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев