Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефть бәяләре арта башларга мөмкин

Нефтьнең 1 барреле бәясенең 30 доллар булуы объектив түгел, дип саный Татарстан Президенты. Нефть бәясе я тотрыклыланачак, я үсәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка интервьюда әйткән. "Уңай бәяләр көтәбез. Нефтьнең 1 барреле 30 доллар булу реаль, объектив түгел дип саныйм", - дип билгеләп үткән Татарстан Президенты. "Бүгенге бәя...

Нефтьнең 1 барреле бәясенең 30 доллар булуы объектив түгел, дип саный Татарстан Президенты.

Нефть бәясе я тотрыклыланачак, я үсәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка интервьюда әйткән.

"Уңай бәяләр көтәбез. Нефтьнең 1 барреле 30 доллар булу реаль, объектив түгел дип саныйм", - дип билгеләп үткән Татарстан Президенты.

"Бүгенге бәя азмы-күпме уңай, барысы да шул күләмдә булса, хәл азмы-күпме яхшырак булыр иде", - дип саный Миңнеханов.

Республика аерым борчулар күрми, дип ассызыклаган Татарстан лидеры. Шул ук вакытта базардагы теләсә нинди үзгәрешләргә әзер. "Бездә "Татнефть" компаниясе эшенә карата төрле сценарийлар бар. "20, 30 һәм 40 долларга да", - дигән Рөстәм Миңнеханов.

"Нинди дә булса вакыйгалар булып, бәя төшкән очракта да бу озакка булмаячак", - дигән фикердә ТР Президенты.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев