Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өч дистә елдан артык нефть тармагында

Өч дистә елдан артык нефть тармагында хезмәт итә Ринат Шәрифуллин. 4нче цехта нефть табу буенча оператор булып эшли башлавына 37 ел тулган икән. Ринат Шамил улы Шөгердә туып-үскән. Авыл урамы буйлап велосипедта элдертүләре әле дә исендә. Шөгер нефть битумы заводына кадәрге юлда асфальт булуын күргәч, малай-шалай шатлана да соң инде....

Өч дистә елдан артык нефть тармагында хезмәт итә Ринат Шәрифуллин. 4нче цехта нефть табу буенча оператор булып эшли башлавына 37 ел тулган икән.
Ринат Шамил улы Шөгердә туып-үскән. Авыл урамы буйлап велосипедта элдертүләре әле дә исендә. Шөгер нефть битумы заводына кадәрге юлда асфальт булуын күргәч, малай-шалай шатлана да соң инде. Димәк, чокырсыз, туры юлдан педальне әйләндереп булачак. Көне-төне битум заводы эшләвен күзәтү дә малайлар өчен кызык була. Соңрак штольняларны яктыртучы утлар янына яңалары өстәлә.
- Армиядән кайткач авылдагы таныш түгел факеллар, качалкалар күзгә ташланды. Элек андый нәрсәне күрмәгәч, сәер булып тоелды. "Безнең җирдә нефть чыгара башладылар", дип әйттеләр.
Армиядән кайткан яшь егет ике дә уйламыйча, яңа оешкан 6нчы нефть һәм газ табу цехына эшкә урнашырга гариза яза.
- Сайлаган һөнәремә бер дә үкенмәдем. Эштәге авырлыкларны җиңәргә тормыш өйрәтте. Шулай ук коллективның дус-тату булуы да эштә ярдәм итә, - ди Ринат Шәрифуллин.
Аннары яшь нефтьчене "кара алтын" табу бригадасыннан технологик хезмәткә күчерәләр. "Яңа урныга күчкәндә объектларның кайда урнашкан икәнлеген белеп бетергән идем инде. Төнлә уятып теге яки бу скважинаны кайда дип сорасалар, җавап бирергә әзер идем", ди ул.
Пульт белән идарә итү кирәклеге килеп тугач, бу эшкә Ринат Шәрифуллинны билгелиләр. Вакыт бер урында гына тормый, технологияләр камилләшә, диспетчерлыкта автоматлаштыру барлыкка килгәч, аны нефть табу буенча дежур оператор итеп куялар. Дөрес, хезмәт иткәндә практика белән теория дә кирәк. Шунлыктан Ринат Шамилович Лениногорск нефть техникумын тәмамлый һәм техник-технолог дипломы ала. Аны мастер итеп билгелиләр.
- Хезмәт хакын еш кына тоткарлый торган вакыт иде ул чакта. Эшләр өчен шартлар да җиңел булмады, ләкин без эшебезнең уңай нәтиҗәсен күреп эшләдек, - дип искә ала.
Штат оптимизациясе нефтьче героебызга кагылмыйча узмый. Башка цехка мастер итеп күчәргә тәкъдим итәләр. Ул риза булмый. "Мин үземнең коллективка, скважинага ияләшкән. Өйдән эшкә дә якын. Бөтен тормышым Шөгер төбәге белән бәйләнгән. Югары вазифа артыннан кумадым, үземнең промыселда оператор булып эшләү якын иде минем өчен", ди ул.
Ринат Шамилович хатыны Бриллиант ханым белән бер сыйныфта укыган булганнар. Аның белән Руслан һәм Гүзәлне тәрбияләп үстерәләр. Аларга шатлык булып, өч онык үсеп килә. Бүгенге көндә Ринат Шәрифуллин 4нче нефть һәм газ табу цехының ветераннар советын җитәкли. Аларның мөрәҗәгатьләренә игътибар итеп, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә. Кемгәдер кар чистартуда, икенчеләргә йортта яктылык сузуда булышырга кирәк, ди ул.
Ә эшкә урнашырга килгән яшьләргә бер генә киңәше: үз һөнәрегезнең башлангычында ук җиңел юл эзләмәгез. Скважинадан эшне башлагыз. Шуннан чын белгечләр булачаксыз. Чыннан да, акыллы фмкер бу. Бу сүзләрдә һөнәрне яратуның, аның асылын аңлаганы күренеп тора. Һөнәр юлында очраган авырлыклар гына тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Тәҗрибә һөнәргә тугры булучылар янәшәсеннән бергә атлаячак, әнә шундый тирән мәгънәле сүзләр җиткерде Ринат Шамилович.
Наталья ЗВОНАРЁВА
Сергей ТРУСОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев