Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Олы яшьтәге кешеләргә капиталь ремонт өчен түләүгә компенсация кертелде

70 яшь тулган фатир милекчеләренә капремонтка взносның 50 проценты, ә 80 яшь тулган кешеләргә 100 процент күләмендә ташлама каралган.

Өлкән яшьтәге кешеләр капиталь ремонт өчен түләү буенча ташламаларга ия булачак. Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар законга шул хакта төзәтмәләрне кабул итте.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәзерге вакытта Татарстанда 165 меңнән артык кешегә ташлама бирелүен билгеләп узды. Бу Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар, хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән гражданнар.

Федераль закон нигезендә, 70 яшь тулган фатир милекчеләренә капремонтка взносның 50 проценты, ә 80 яшь тулган кешеләргә 100 процент күләмендә ташлама бирелә. Бу компенсация гаиләле кешеләргә дә, ялгыз торучыларга да каралган. Төп критерий – кешенең яше һәм эше булмавы. Татарстан Россиядә соңгы төбәкләрдән шушы төзәтмәләрне кабул итә.

Закон проектын эшләүдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин катнашкан. Ул бу тема турында мартта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләшкән булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/28/163006/

фото: http://zi.dn.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев