Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Оренбург өлкәсендә буран вакытында юлда калучылар ничек исән калуларын сөйләделәр

3 гыйнварга каршы төндә Оренбург - Орск трассасында буран юл хәрәкәтен чикләп 80 кеше юлда калган иде. Ул көнне юл тоткарлыгы 37 километр тәшкил итте. Айна Абилова, социаль челтәрләрдә мени ни яза: - Без исән калдык! Без күлмәк киеп туганбыз! Бер ирнең үлүен төп-төгәл беләм, аның ике баласы ятим калды....

3 гыйнварга каршы төндә Оренбург - Орск трассасында буран юл хәрәкәтен чикләп 80 кеше юлда калган иде. Ул көнне юл тоткарлыгы 37 километр тәшкил итте.


Айна Абилова, социаль челтәрләрдә мени ни яза:
- Без исән калдык! Без күлмәк киеп туганбыз! Бер ирнең үлүен төп-төгәл беләм, аның ике баласы ятим калды. Бер әбигә инсульт булды. Зыян күргән кешеләрне машиналарыннан алып чыгуларын күреп торасың, сәгать, минут, секундларны саныйсың...
РИА56 хәбәр иткәнчә, әлеге трассада буранга эләгеп, югалган кешенең үлүе турындагы хәбәрне якыннары раслаган.
- Кичә Орск- Оренбург трассасында буран вакытында бер кеше югалды. Бераздан аны таптылар, ул машинасыннан 20 метр ераклыкта туңып үлгән. Алар машинадан кулга-кул тотынышып өчәү чыктылар, тик җил аларны төрле якка таратты. Икесе бүтән машинага утырып китеп барды, теге кеше дә утырды, дип уйлаганнардыр, - ди вакыйганың шаһиты.
"Кар әсирлегендә" булган Павел Гусев менә нәрсә ди:
- Кешеләр шулхәтле өшегән иде, аларны эзләп йөрделәр. Вахтага машинасы яныннан табып алган бер кешене алып килгәннәрен ишеттем. Ул машинадан чыккан да егылган, җылынырга башка машинага барырга теләгән, тик буран аны башка якка алып киткән. Исән калган калуын, тик кулы һәм аякларын туңдырган. Әлеге хәлгә тарыганнар белән без шалтыратып сөйләшәбез. Аңа ампутация ясарга тиешләр, дип ишеттем.

Чыганак:http://www.bavly-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X