Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОСАГО полисы юкка сылтау – урынсыз

Чынлыкта, автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштерү полислары тирәсендәге гауга компанияләр тарафыннан уйлап чыгарылган, ди белгечләр. Азнакай районыннан булган бер танышым әтисенең автомобилен иминиятләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, күрше районнарда ОСАГО полисын табу кыенлашкан, иминият компанияләре агентлары полис юкка сылтап үз клиентларын башка оешмаларга юллыйлар ди. Сораша торгач әлеге мәсьләнең Әлмәттә дә...

Чынлыкта, автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштерү полислары тирәсендәге гауга компанияләр тарафыннан уйлап чыгарылган, ди белгечләр.

Азнакай районыннан булган бер танышым әтисенең автомобилен иминиятләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, күрше районнарда ОСАГО полисын табу кыенлашкан, иминият компанияләре агентлары полис юкка сылтап үз клиентларын башка оешмаларга юллыйлар ди. Сораша торгач әлеге мәсьләнең Әлмәттә дә кыенлашуын белдек. ОСАГО алыр өчен кайбер компания ишек төбендә иртәнге дүрттә үк чират ала башлыйлар икән!
Әлеге мәсьләнең чынлыкта ни сәбәпле килеп чыкканын һәм бу очракта автомобильчеләргә нәрсә эшләргә кирәклеген Әлмәттә булган очрашуда тәгаенләделәр. Анда Россия Банкының Татарстан республикасы буенча Милли Банк бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин, кеше иминлеге һәм кулланучылар хокукын яклау буенча күзәтчелек итү федераль хезмәте идарәсенең (Роспотребнадзор) Әлмәт территориаль бүлеге белгечләре, шәһәр прокуратурасы һәм иминият компанияләре вәкилләре, журналистлар катнашты.
Милли Банк вәкиле сүзләренчә, Әлмәт шәһәре һәм районы ОСАГО полисларына бәйле вәзгыять буенча әле "кызыл" чиккә җитмәгән. Республиканың кайбер башка шәһәр һәм районнарында хәлләр тагын да кискен. Гәрчә аның өчен җирлек булмаса да.
- Бүген Татарстанда ОСАГО буенча эшли торган 31 иминият компаниясе исәпләнә, шул ук Самарада, мәсьәлән, аларның саны 28. 2014 ел дәвамында республикада 1227903 килешү төзелгән булса, узган елда ОСАГО килешүләренең саны 1161431 булган. Шулай булгач, полисларның саны җитмәү диеп автомобильчеләрне кире кагу - урынсыз, - ди Марат Шәрифуллин.
- Чынлыкта кына иминият компанияләре ОСАГО полислары җитмәүчелек мәсьәләсен махсус уйлап чыгарып күпертергә мөмкиннәр. Бу бит башка хезмәтләрне, килешүләрне өстәргә менә дигән җирлек. Ә халыкның бәласе - законнар буенча белем җитмәүдә, - ди Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Илнар Салихов.
Әгәр дә автомобиль хуҗаларын кире кагалар икән, белгечләр иминият компаниясенә мөрәҗәгатьне рәсми рәвештә язып, шунда ук аны хатлар бүлегендә теркәргә кирәк. Закон нигезендә, хатка җавапны 30 көн дәвамында бирергә тиешләр, әгәр дә инде шулай итеп тә кире борсалар, тиешле бөтен документларны алып прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә килешүләрне мәҗбүриләп таккан очракта да, прокурор ярдәмчесе закон бозу очрагын исбатларга җиңелрәк булсын өчен сөйләшүләрне видео яки аудио тасмага яздырырга киңәш итә.
Агентларның ОСАГО килешүе төзергә баш тарткан яки башка килешү төзергә мәҗбүр иткән очракта, 15 июльдә гамәлгә кертелгән закон нигезендә урындагы затларга 20 меңнән 50 меңгә чаклы, юридик затларга 100 меңнән 300 меңгә чаклы административ штраф яный.
Сүз уңаеннан, әгәр дә сезгә шулай да өстәмә иминият хезмәтләрен "такканнар" икән, сез анардан биш эш көне дәвамында баш тартырга хокуклы. Иминият компаниясе сез түләгән акчаларны 10 эш көне дәвамында кайтарып бирергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев