Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсионер яшен үзгәртергә тели

Нидерландта яшәүче 69 яшьлек пенсионер Эмиль Рателбанд рәсми рәвешә үзенең туган көне датасын 1949 елның 11 мартын 1969 елның 11 марты итеп үзгәртергә тели.

Ул үзен ким дигәндә 20 елга яшьрәкмен дип исәпли.
— Без шундый заманда яшибез. Кешеләр бернинди авырлыксыз җенесен һәм исемен алмаштыра. Ни эшләп әле мин яшемне үзгәртә алмаска тиеш? Табиблар минем биологик яшемне 45 яшькә тиң, диделәр, — ди пенсионер. – 69 яшьтә булу нәтиҗәсендә миңа бик күп чикләүләр бар. Әгәр миңа 49 яшь булса, яңа йорт һәм машина алыр идем. Күбрәк эшли алыр идем…
Эмиль Рателбанд яшен үзгәртү турында карарны көзге алдында басып торганда бер ел элек кабул иткән. Пенсионерның сүзләренә караганда, ул картаюдан курыкмый.
Туган көнне үзгәртү буенча юридик механизм юк, шуңа да чиновниклар пенсионерга нәрсә дип әйтергә дә белми. Арнема шәһәр суды бер айда бу четерекле мәсьәлә буенча карар чыгарырга тиеш.
Фото: «Рамблер» сайтыннан.

 

https://kiziltan.ru/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X