Заман сулышы

Пенсионерларга пенсия акчаларын 4, 5 һәм 8 гыйнварда түләячәкләр

Яңа ел ялларында "Татарстан почтасы" почта хезмәте оешмалары пенсия акчаларын пенсионерларга 4, 5 һәм 8 гыйнвар көннәрендә түләячәк. Пенсия акчаларын ияләренә тарату, 4 гыйнвардан график буенча көн саен дежур режимда, 14.00 сәгатьткә кадәр, бернинди ялларсыз башкарылачак. Шулай ук 5 гыйнварда дежур режимда, 14 сәгатькә кадәр, Россия Пенсия фондының Татарстан шәһәр...

Яңа ел ялларында "Татарстан почтасы" почта хезмәте оешмалары пенсия акчаларын пенсионерларга 4, 5 һәм 8 гыйнвар көннәрендә түләячәк. Пенсия акчаларын ияләренә тарату, 4 гыйнвардан график буенча көн саен дежур режимда, 14.00 сәгатьткә кадәр, бернинди ялларсыз башкарылачак.



Шулай ук 5 гыйнварда дежур режимда, 14 сәгатькә кадәр, Россия Пенсия фондының Татарстан шәһәр һәм районнарындагы территориаль органнарында эшләмәүче пенсионерларның вафаты очрагында җирләү өчен пособие алу сораулары буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак.

Мәгълүм булганча, гыйнварда Россиядә пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган өстәмә 5 мең сум акча да түләнәчәк. Татарстанда бу акчаны 1 121 пенсионер алачак. Алардан 467 мең кешегә аны өенә китерәчәкләр, ә калган 654 мең кеше акчаны кредит оешмалары аша алачак.

http://www.tatar-inform.ru/


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: