Заман сулышы

Пенсия фонды ире яки хатыны үлгәч пенсияне ничек ала башларга икәнен аңлата

Пенсия күләме югарырак булган ире яки хатыны үлгәннән соң, тол калган ире яки хатыны үзенеке урынына аныкына дәгъва кыла ала.

Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсия фондында билгеләп үтүләренчә, тол калган ире яки хатыны, пенсия яшенә җиткән яки инвалид дип табылса, туендыручысын югалту очрагы буенча түләнә торган пенсиягә күчә ала, әмма мондый күчеш һәрвакытта да файдалы түгел.

«Туендыручысын югалту очрагы буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү картлык буенча пенсиягә караганда 50 процентка кимрәк. Шунлыктан тол калган ире яки хатыны пенсияне, аның иренең (хатынының) пенсиясе элек күпме булса, шул күләмдә ала алмаячак», - диелә хәбәрдә.

Реклама

Моннан тыш, гражданнарны ире яки хатынының пенсиясенә күчкән очракта махсус түләүләрнең (әйтик, төньякта эшләгән өчен яки авыл стажы) булмавы хакында кисәттеләр. «80 яшькә җиткәч тә пенсия күләме артмый», - дип белдерделәр Россия Пенсия фондында.

Чыганак

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: