Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсия түләү тәртибендә – яңалык

2018 елдан эшләүче пенсионер эштән туктагач, аңа алдагы ай пенсиясе шул айның беренче числосыннан тулы күләмдә исәпләнеп түләнә башлый. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә чыккан "Иминият пенсияләре турында"гы 2013 елның 28 декабрендә чыккан 400 нче Федераль Законның 26.1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 134 нче Федераль Закон...

2018 елдан эшләүче пенсионер эштән туктагач, аңа алдагы ай пенсиясе шул айның беренче числосыннан тулы күләмдә исәпләнеп түләнә башлый.

2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә чыккан "Иминият пенсияләре турында"гы 2013 елның 28 декабрендә чыккан 400 нче Федераль Законның 26.1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 134 нче Федераль Закон гамәлгә керә. Яңа Закон нигезендә, эштән туктаган пенсионерга пенсияләре өч ай вакыттан соң "төшеп калган" индексацияләре кушылып килә башлый, шул ук вакытта эштән туктаганнан соңгы айдан аңа индексация суммасы да өстәп бирелә башлый.

Мисал өчен. Пенсионер 2017 елның декабренда эштән туктады, ди (1, 10, 31 нче числоданмы - әһәмияте юк). Теге елларда "төшеп калган" индексацияләре исәпләнгән акчаны өч айдан соң (гыйнвар, февраль, март узгач) ала башлый, ә 2018 елның 1 гыйнварыннан булган индексацияне ул гыйнвар аеннан ук кушып алачак.

Икенче мисал. Пенсионер, мәсәлән, гыйнвар аенда рәсми төстә эшләүдән туктады, ди. Бу очракта теге елларда "төшеп калган" индексацияле акчаны ул май аеннан (февраль, март, апрель узгач), ә 2018 елның гыйнварында булган индексацияле сумманы ул инде февральдә үк ала башлаячак.

Ә инде эшләмәүче пенсионерларга бу карар кагылмый, чөнки "төшеп калган" индексацияләр турындагы карар бу яңа Закон гамәлгә кергәнче, ягъни 2018 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителгән иде.

https://vk.com/bugulma_awazy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев