Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый. 7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер көн алдарак - 6 гыйнварда бирәчәк. Пенсияләрне китерү хезмәте исә гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак,...

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый.


7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер көн алдарак - 6 гыйнварда бирәчәк.

Пенсияләрне китерү хезмәте исә гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

Россиядә 1-8 гыйнвар көннәре Яңа ел бәйрәме яллары итеп билгеләнү сәбәпле, Пенсия фонды бүлекләрендә гражданнарны кабул итү туктатылып тора. 5 гыйнварда гына 9.00-12.00 сәгатьләрдә дежур кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Ул гыйнварның бәйрәм ялларында вафат булган эшләмәүче пенсионерны җирләү өчен социаль пособие түләү хезмәтен күрсәтәчәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/01/155383/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев