Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пионер оешмалары бүген дә кирәк – Илфак Шиһапов

Журналист, продюсер Илфак Шиһапов пионер оешмалары бүген балаларны начар юлдан саклап калырга мөмкин, дигән фикердә. "Мин бит пионер булдым" дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул. Мин аны хәзер дә кирәк дип саныйм. Пионермы ул, исемен...

Журналист, продюсер Илфак Шиһапов пионер оешмалары бүген балаларны начар юлдан саклап калырга мөмкин, дигән фикердә.

"Мин бит пионер булдым" дигән ул хис-кичерешне әйтеп аңлата торган түгел. Менә шундый халәт, кемгәдер изгелек кылырга, яхшы булырга, ярдәм итәргә дигән этәргеч иде ул. Мин аны хәзер дә кирәк дип саныйм. Пионермы ул, исемен үзгәртәләрме, анысы мөһим түгел. Пионер булса да ярый, чөнки "беренче" дигәнне аңлата. Ниндидер төркемдә булу, кемгәдер иярүне хәзер аңлап та бетермиләр инде, ул ягы да бар. Ә шулай да ул бит начарлыкка өйрәтми. Сабый психикасы бик сыгылмалы була, ул вакытта аны яхшыга үгетлиләр икән, кеше күрмәгәндә дә бер изгелек эшләү гадәте аннан соң да кала ул. Миндә ул сыйфат әллә ничә еллар буена барды. Шуңа күрә балаларны берләштерүче тәрбия чарасы буларак, мин анда бернинди начарлык күрмим. Пионер системасындагы тәҗрибәне кулланып, шундый бер оешма төзергә кирәк. Казанда ике үсмернең берсе начар юлда. Шундый оешмалар күпмедер баланы начар юлдан тартып калса да, бик зур эш булыр иде ул", - диде ул.

Пионер сафына керү өчен тәртибез дә, укуыбыз да үрнәк булырга тиеш, ди ул. "Берәр тәртипсезлек кылсам, пионерга алмаслар да, оятын кая куярмын", - дигән шөбһәләре булуын да яшермәде Илфак Шиһапов.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/19/140916/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев