Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәр яңа туган сабыйга бушлай аптечка бирергә тиешләр! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына “оныта”

һәр яңа туган сабыйга балалар поликлиникасында теркәлгәннән соң, бушлай аптечка бирергә тиешләр! Бу мәҗбүри! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына "оныта", ә бу өлкәдә берни аңламаган ата-ана үзләрен тишек тагарак алдында калдыруларын белми дә кала. Яңа туган сабый "аптечка"сында һичшиксез булырга тиешле дарулар һәм кирәк-яраклар исемлеге белән танышыгыз....

һәр яңа туган сабыйга балалар поликлиникасында теркәлгәннән соң, бушлай аптечка бирергә тиешләр! Бу мәҗбүри! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына "оныта", ә бу өлкәдә берни аңламаган ата-ана үзләрен тишек тагарак алдында калдыруларын белми дә кала.
Яңа туган сабый "аптечка"сында һичшиксез булырга тиешле дарулар һәм кирәк-яраклар исемлеге белән танышыгыз.
Баланы тәрбияләү, карау өчен кирәк-яраклар:
Гади мамык, мамык дисклары һәм, аңлашылсын өчен русча итеп әйтәм инде, "ватные палочки"
Бинт
Гади салфеткалар һәм юеш салфеткалар.
Антисептиклар:
Марганцовка
Зеленка
Перекись водорода.
Аптечкада:
Аерым термометр, кечкенә кайчы, пипетка, борын өчен махсус аспиратор, температура төшерә торган дару: парацетамол (сироп яки "свечка"), күзгә салу өчен дару (натрий сульфацилы), аллергиягә каршы нәниләр өчен препарат.
Кул астында шулай ук борын тыгылудан махсус дарулар, гадәттә, диңгез суы һәм нәниләр өчен називин булырга тиеш. Болардан тыш, яңа туган сабый еш кына эч авыртулардан интегә. Моңардан шулай ук берәр дару алып кую зарар итмәс. Яшь әниләрнең тагын бер алыштыргысыз ярдәмчесе - ул да булса төрле тән кызаруларыннан махсус крем һәм мазьлар.
Чыганак: http://sabantuytatar.ru/bloglar/11997/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев