Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Республика көне белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Барыбызны да берләштерә торган, халкыбызның күңелендә горурлык хисләре уятучы һәм яңадан-яңа мөмкинлекләр ачучы бәйрәмнәрнең берсе ул. Татарстан үзгәрде, киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Шунысы аеруча кадерле: без кешеләр арасындагы яхшы мөгамәләне саклап кала алдык. Гаиләнең, милли үзенчәлекләрнең...

Хөрмәтле лениногорскилылар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Барыбызны да берләштерә торган, халкыбызның күңелендә горурлык хисләре уятучы һәм яңадан-яңа мөмкинлекләр ачучы бәйрәмнәрнең берсе ул.

Татарстан үзгәрде, киләчәккә омтылучы алдынгы республика буларак дөньяга танылды. Шунысы аеруча кадерле: без кешеләр арасындагы яхшы мөгамәләне саклап кала алдык. Гаиләнең, милли үзенчәлекләрнең кыйммәте, өлкән буыннар хезмәтенә хөрмәт һәм бер-береңә ярдәм, ватанпәрвәрлек - болар барысы да сакланды, алар уртак киләчәгебезнең какшамас нигезләре булып калырга тиеш.

Бүген Татарстан Республикасы - югары үсешкә ирешкән куәтле төбәк. Кадерле дуслар, үзенең казанышлары белән ул сезгә - татарстанлыларга бурычлы!

Сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм һәм һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм мул, тату тормыш теләп калам.

Рәгать ХӨСӘЕНОВ,

муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев