Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда карда һәм сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга техник күзәтү үткәрелде

Әлеге машиналарны нефтьчеләр кече механизация чарасы дип йөртә. Бу машиналарда нефть табу операторлары производство объектларына һәм скважиналарга бара. Хәзерге вакытта кар автомобилен бер читкә куеп, карлы-сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга (снегоболотоход) күчеп утыра алар. Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы карда һәм пычракта йөри торган машиналарның язгы-көзге сезонга әзерлеге тикшерелде. Анда...

Әлеге машиналарны нефтьчеләр кече механизация чарасы дип йөртә. Бу машиналарда нефть табу операторлары производство объектларына һәм скважиналарга бара. Хәзерге вакытта кар автомобилен бер читкә куеп, карлы-сазлыклы җирдә йөри торган машиналарга (снегоболотоход) күчеп утыра алар.
Шушы көннәрдә "Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы карда һәм пычракта йөри торган машиналарның язгы-көзге сезонга әзерлеге тикшерелде. Анда идарәнең транспорт хезмәте һәм Гостехнадзор хезмәте катнашты.
Техник күзәтүдә тормоз системасына, руль белән идарә итүгә, тышкы яктылык приборлары, тәгәрмәч-шиналарга, двигатель һәм аның системасы, ут сүндергеч, медицина аптечкасына зур игътибар бирелә. Техник күзәтүдән соң 1 елга таныклык тапшырыла.
Ул көнне техник күзәтүгә 12 берәмлек техника куелды, калган өчесе ремонтта иде. Бер машина куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү сәбәпле, акт язылды. Кимчелекләр өчен 20 көн вакыт бирелә, шуннан соң ул техника кабат техник күзәтү узачак. 11 берәмлек снегоболотоход машинасына таныклык тапшырылды. Күзәтү калган техникаларга да булачак.
Илнур Галимов, Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск буенча баш инспекторы.
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев