Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның балалар оешмасы варислары Пионерия көнен билгеләп үтте

Пионерия көнендә районның балалар иҗтимагый оешмаларының варислары бергә җыелды. СССР Пионер оешмасының 95 еллыгы 19 майда билгеләп үтелде. Шул уңайдан мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары һәм укытучылары балалар иҗтимагый оешмалары варисларын бергә җыйды. Район мәктәпләреннән 13 оешма килде, дип хәбәр ителә сайтта. 2016-2017 уку елында балалар оешмалары эшенә нәтиҗә ясалды....

Пионерия көнендә районның балалар иҗтимагый оешмаларының варислары бергә җыелды.


СССР Пионер оешмасының 95 еллыгы 19 майда билгеләп үтелде. Шул уңайдан мәктәптән тыш эшләр үзәге методистлары һәм укытучылары балалар иҗтимагый оешмалары варисларын бергә җыйды.

Район мәктәпләреннән 13 оешма килде, дип хәбәр ителә сайтта. 2016-2017 уку елында балалар оешмалары эшенә нәтиҗә ясалды. Моннан тыш "Радуга детства" уен-сәяхәте уздырылды. Аның җиңүчеләре билгеләнде, монда беренче урынны Түбән Чыршылы мәктәбенең "Мирас" оешмасы алды. Икенчедә - Чкалов мәктәбенең "Мечтатели" оешмасы, өченче урында - Сарабиккол мәктәбенең Гыйльми Баһаутдинов исемендәге оешмасы.

Бу көнне барысының да күңеле күтәренке булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: варислар пионерия көне