Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәмзия Габделхакованың ветераннарга багышлап язган шигыре

Бу юлларда илгә җиңү китергән өлкән буынга соклану һәм хөрмәт хисләре чагыла

Нинди кешеләр бар иде!
(әтием истәлегенә) 
Нинди кешеләр бар иде! 
Күреп, тыңлап туймаслык! 
Алтынга тиң киңәшләрен
Гомер буе җуймаслык. 

Нинди кешеләр бар иде! 
Арысландай гайрәтле, 
Кояштай якты күңелле,
 Галәмдәй зур йөрәкле.

Нинди кешеләр бар иде!
Утлар-суларны кичкән, 
Хәрәбәләрне торгызып,
 Җирне кабат гөл иткән! 

Нинди кешеләр бар иде! 
Сагынып искә алырлык.
Игелекле гамәлләре 
Мәңге истә калырлык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев