Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәрнәрсәгә дәва бар

Куллар җәрәхәтләнеп, яргаланган булса, кәбестә суын сөртеп, кулда 5 минут кына тотарга кирәк. Инде бик тә бозыл­ган кулларга, кәбестә суына бергә-бер (1:1) микъдарда каймак яисә көнбагыш мае кушып бол­гатыгыз. Мондый майлы кәбестә суын бик җәрәхәтле кулга да 5-10 минут сөртеп тотарга мөмкин. Ахырда җылы су белән юып, крем сөртергә кирәк....

Куллар җәрәхәтләнеп, яргаланган булса, кәбестә суын сөртеп, кулда 5 минут кына тотарга кирәк. Инде бик тә бозыл­ган кулларга, кәбестә суына бергә-бер (1:1) микъдарда каймак яисә көнбагыш мае кушып бол­гатыгыз. Мондый майлы кәбестә суын бик җәрәхәтле кулга да 5-10 минут сөртеп тотарга мөмкин. Ахырда җылы су белән юып, крем сөртергә кирәк.

Авырткан буыннарга зирек себеркесе файдалы. Ул буыннардагы һәм мускуллардагы авыртуны баса. Мунчага кергәч, авырткан урынга 5 чәй калагы балга 3 чәй калагы кәбестә һәм 3 чәй калагы чөгендер суты кушып ясалган катнашма сөртергә кирәк. Тирләгәч, аякларга - табаннан ботка, ә кулларга бармактан җилкәгә таба массаж ясарга. Бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Соңыннан катнашманы тәннән юып төшерергә. Шул ысулны кулланып берничә тапкыр мунча кергәч, авыртулар басыла.

Һәрнәрсәгә дәва бар

Ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә файдалы бер рецепт. Пыяла шешәгә 250 мл медицина спирты салыгыз да шуңа бармак белән чеметеп (пычак белән кисмәгез) 60 г прополис кушыгыз. Төнәтмәне даими рәвештә болгаткалап, җиде көн төнәтегез. Аннары бер чәй калагы күләмендәге әзер катнашманы ярты стакан (+60°, +65°) кайнар суга салып, болгатмыйча гына эретегез. Төнәтмәне һәр иртәдә, ашарга бер сәгать кала, кайнар килеш йотымлап кына 2-3 атна дәвамында эчегез.

http://kiziltan.ru/poleznoe/8917-rnrsg-dva-bar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев