Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роберт Миңнуллин: Телне беркем дә "5"легә белә алмый

“Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә”, - ди шагыйрь.

Бүген татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Искәртеп үтик, имтиханны 30 лап кеше Казанның 127 нче урта мәктәбендә язды.

“Үземне сынап карар, башкалар да үрнәк алсын өчен килдем. Үзеңне сынап карау кирәк. Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, әмма мондый чараларда катнашырга кирәк”, - диде Роберт Миңнуллин.

Шагыйрь “Татар-информ” хәбәрчесенә кагыйдәләрне искә төшереп, алдан әзерләнмәгәнен дә әйтте. “Гомер буе әзерләгән бөтен багажымны күрсәтәм инде. Ничәдер балл алу максаты юк, телне беркем дә "5" легә белә алмый. Орфографик кагыйдәләре дә төрлечә булырга мөмкин. Һәр газета-журнал үзенчә төзәтә. Мин бер текст бирәм, китап нәшриятында үзләренчә төзәтеп куялар”, - ди ул.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/17/162182/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев