Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә "Аи-92" һәм "Аи-95" маркалы бензин бәясе артуын дәвам итә

28 марттан 1 апрельгә кадәр алар 11 һәм 10 тиенгә кыйммәтләнгән. Россиядә "Аи-92" һәм "Аи-95" маркалы бензинга ваклап сату бәяләре артуын дәвам итә. Әйтик, 28 марттан 1 апрельгә кадәр алар 11 һәм 10 тиенгә кыйммәтләнгән. Бу хакта "Кортес" мәгълүмати-аналитика үзәге мәгълүматлары сөйли, дип яза "Интерфакс". "Аи-92" иң күбе Төньяк-Кавказ һәм...

28 марттан 1 апрельгә кадәр алар 11 һәм 10 тиенгә кыйммәтләнгән.

Россиядә "Аи-92" һәм "Аи-95" маркалы бензинга ваклап сату бәяләре артуын дәвам итә. Әйтик, 28 марттан 1 апрельгә кадәр алар 11 һәм 10 тиенгә кыйммәтләнгән. Бу хакта "Кортес" мәгълүмати-аналитика үзәге мәгълүматлары сөйли, дип яза "Интерфакс".

"Аи-92" иң күбе Төньяк-Кавказ һәм Урал федераль округларында арткан. Ул 17 тиенгә кыммәтләнеп, 33,05 сум тәшкил итә.

"Аи-95" маркалы бензинның литры Урал федераль округында аеруча кыйммәтләнгән - ул 15 тиенгә артып, 35,71 сум тәшкил иткән.

Дизель ягулыгының уртача бәясе узган атнада 3 тиенгә арзанайган - 35,35 сум. Шул ук вакытта ел башыннан әлеге төр ягулык бәясе 0,7 процентка яки 25 тиенгә төшкән.

Элегрәк 1 апрельдән Россиядә бензин һәм дизель ягугына акцизлар 2 һәм 1 сумга күтәрелде дип хәбәр ителгән иде.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев