Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак

Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте.

Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк. Закон Дума сайтында чыкты.

Икенче чималга товар җитештерү, энергия алу һәм башкалар өчен кабат файдаланылырга мөмкин булган калдыклар керә, дип аңлатыла документта. Россиядә яшәүчеләр икенчел чималны җыярга һәм аларны җыю урыннарына тапшырырга тиеш булачак.

Үз чиратында, юридик затлар икенче чималны эшкәртү өчен махсуслаштырылган компанияләргә тапшырырга яки аларны мөстәкыйль рәвештә утильләштерергә тиеш була. Әлеге закон нормалары тиз генә гамәлгә керми - икенчел дип саналган ресурсларны күмү 2030 елдан тыела.

Инициатива авторлары сүзләренчә, яңа закон калдыкларны йөз процент сортларга аеруны тәэмин итәргә һәм полигоннарга җибәрелә торган чүп-чарның күләмен ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X