Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә казылык бәяләре күпкә артырга мөмкин

Россиядә казылык эшләнмәләре якынча 30 процентка кадәр арту ихтималы бар, дип яза хөкүмәт каршындагы белгечләр советына сылтама белән «Известия».

Басма хәбәр итүенчә, «Җәмгыятьнең сәламәтлеген ныгыту» программасы кысаларында җыюларның яңа системасын һәм продукт җитештерүчеләр өчен яңа субсидияләр кертергә ниятләнә. Шулай итеп, илдә казылык эшләнмәләренә һәм беконга килосына якынча 160 сум күләмендә акциз барлыкка килергә мөмкин. Аннан кергән акчаны сәламәт туклану ризыкларының бәясен киметүгә юнәлтергә дип планлаштырыла.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре көненә туклану рационында 50 грамм эшкәртелгән ит куллану ямаш шешләр барлыкка килүне 18 процентка арттыруын ачыклаган иде инде.

Май аенда Дәүләт Думасында Сәламәтлекне саклау комитетында казылык эшләнмәләре, газлы сулар һәм энергия арттыручы эчемлекләр турындагы рекламаларга чикләүләр кертү кирәклеге турында әйттеләр. Шулай ук депутатлар газлы эчемлекләргә акцизларны арттырырга тәкъдим итте. Сәламәтлек саклау министрлыгында да аларны яклап чыктылар.

чыганак:http://maydan.tatar

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X