Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр

Халык арасында исерткеч эчемлекләр куллануны чикләү тәкъдимен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән. Россиядә ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. "Известия" газетасы язганча, мондый тәкъдимне Халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру стратегиясе авторы - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән. "Ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүне нәтиҗәле булыр, дип исәплибез. Әлеге карарны...

Халык арасында исерткеч эчемлекләр куллануны чикләү тәкъдимен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән.

Россиядә ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. "Известия" газетасы язганча, мондый тәкъдимне Халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру стратегиясе авторы - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән.

"Ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүне нәтиҗәле булыр, дип исәплибез. Әлеге карарны ничек тормышка ашыруны Минздрав башка ведомстволар белән бергәләп хәл итәчәк", - дип ачыклык керттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәүләт профилактикалау медицинасы фәнни-тикшеренү үзәге матбугат хезмәтендә.

Стратегияне әзерләү буенча эш дәвам итә. Әлеге эш тәмамлангач, Стратегияне ведомстволар белән килештеререгә тиешләр. Аннан соң ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны ничек итеп чикләү мәсьәләсен хәл итәчәкләр.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев