Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиянең бай пенсионерлары кемнәр алар?

Безнең илдә уртача пенсия 13 323 сум тәшкил итә. Әмма кайбер пенсионерлар күпкә әйбәтрәк яши. Кемнәр соң алар?

Мәскәүлеләр

Пенсия төбәктәге яшәү минимумы күләменнән кимрәк була алмый. Ил буенча ул 8703 сум булса, Мәскәүдә – 2,5 меңгә күбрәк. Башкала хөкүмәте үзенең иң аз пенсия күләмен билгеләгән – 17 500 сум. Әгәр шуннан кимрәк акча алса, Мәскәү пенсионерларына шәһәр казнасыннан өстәп түлиләр. Аена якынча 5,5 мең сум чыга. Өстәмә акча килсен өчен Россия башкаласында кимендә ун ел булса яшәргә кирәк.

Мәскәү хакимияте мондый арттырып түләүләрне пенсия реформасыннан соң да саклап калырга тели. Хатын-кызларның пенсия яшен 63кә, ә ир-атларныкын 65кә күтәргәннән соң да, мәскәүле хатын-кызлар шәһәр казнасыннан түләнә торган акчаны 55, ир-атлары 60 яшьтән алачаклар. Бу арттырып түләүдән тыш, мәскәүлеләрнең башка өстенлекләре дә сакланып калачак. Мисал өчен, җәмәгать транспортына компенсация, электричкаларда бушлай йөрү һәм башкалар.

Түрәләр

Федераль түрәләрнең уртача пенсиясе 18 709 сум. Аны 74 мең кеше ала. Шул ук вакытта дәүләт эшендә эшләүчеләрнең яшен инде 2017 нче елдан ук арттыра башладылар: хатын-кызларның 63 яшькә, ир-атларның 65 яшькә җиткергәнче ярты еллап пенсия яше арта бара.

Себердә яшәүчеләр

Себер төбәкләрендә пенсионерлар өчен иң югары яшәү минимумы түләнә, ә Чукоткада – ил буенча иң зурысы. Анда минималь пенсия – 19 мең. Моннан кала, себердәгеләргә ай саен якынча 5 мең түләнеп тора. Себер төбәкләрендә 15 ел эшләгән кешеләргә өстәмә 2,5 мең бирелә.

Кайбер урыннарда районнан коэффициентлар өстәлергә мөмкин. Чукоткада, мисал өчен ул 2 гә тиң. Димәк, анда яшәүче пенсионерлар өчен максималь түләү – 15 мең: (5 мең калыплашкан түләү+2,5 мең стаж өчен= 7,5 мең) шуны коэффициент 2гә тапкырлагач айлык пенсия килеп чыга.  Моңа өстәп, Себердә 15 ел стажы булганнар, пенсиягә 5 елга иртәрәк чыга ала.

Көч хезмәткәрләре

Эчке эшләр министрлыгы,  Росгвардия, Җәза үтәтү буенча федераль хезмәттәгеләрнең пенсиясе хезмәт итү вакытына  карап билгеләнә. 20 елдан соң хәрбиләргә хезмәт хакының яртысы пенсия буларак өстәмә түләнә. Ул ел саен арта бара, ләкин хезмәт хакының 85 процентыннан күбрәк була алмый. 2018 нче елда уртача “хәрби” пенсия 26 мең. Аны якынча 2 миллионлап россияле ала. Аларга пенсия яше артуы янамый.

Дәүләт думасы депутатлары

Депутатларга һәм сенаторларга пенсиягә ай саен өстәмә түләү каралган. Парламент стажы 5-10 ел булганнарга премиянең 55 проценты, 10 елдан артса — 75 проценты түләнә.

2018 елда Дәүләт думасы депутатының уртача премиясе 85 мең икәнен исәпкә алсак, ун елдан артык депутат “стажы”лы түрәнең пенсиясе якынча 77 мең сум чыга.

Очучылар

Әлеге тармактагы хатын-кызларның хезмәт итү вакыты — 20, ир-атларның 25 ел дип кабул ителгән. Алар пенсиягә иртәрәк кенә чыгып калмыйлар, акчаны да күбрәк алалар. 2018 елда аларның минималь пенсиясе 50 мең булды. Әмма алар хезмәт итү елларының өчтән икесен һавада сынауларда үткәрергә тиеш. Пенсиядә эшләгән өчен аларга өстәмә түләү каралган. Сынаучы-очучыларның уртача пенсиясе 2018 елда — 92 мең. Россиядә андый пенсионерлар саны меңгә җитә.

Космонавтлар

Космонавтлар да пенсиягә иртәрәк чыга – хатын-кызларның хезмәт итү вакыты — 20, ә ир-атларның – 25 ел. Аларның пенсиясе  хезмәт хакларының 55 процентын тәшкил итә. Пенсиягә чыккач эшләсәләр, ел саен пенсиягә өстәп, хезмәт хакының 3 проценты түләнә. Әмма ул 85 проценттан артмый. Инвалид-космонавтлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк космонавтлар өстәмә 10 мең алалар. 2018 елда космонавтларның уртача пенсиясе 463 407 сум тәшкил итте.

“Инвалидлар”

Әлбәттә, бу очракта сүз инвалидлыкны сатып алган инвалидлар турында бара, шуңа да без ул сүзне куштырнаклар эченә алдык. Авыру аркасында инвалид булганнарга яшәү бер дә җиңел түгел. Даруларның күпме торуын чын инвалид булганнар бик яхшы белә. “Мөмкинлекләре чикле” булган россияленең уртача пенсиясе 13 306 сум. Пенсия яшенә җиткәч, аларның сайлау мөмкинлеге бар: я инвалидлык буенча пенсия алу, я – картлык иминиятлегеннән акча. Аның уртача күләме аена 2763 сум. Шулай итеп, инвалид-пенсионерның уртача айлык кереме якынча 16 меңгә чыга. Бүгенге көндә кайбер кешеләр инвалидлыкны сатып алудан да читенсенми. Ә икенче берләре аны ясап бирүдән тартынып тормый. Шуңа күрә 200 меңләп торган ясалма инвалидлыкны сатучылары да, алучылары да юк түгел. Эш, билгеле, акчада гына түгел, аерым бер җирләрдә инвалидларны чиратсыз үткәрәләр, алар өчен бушлай машина тукталышлары каралган. Кешеләр шуңа кызыгып, алдау юлына баса.

Пенсия яше арттырылды, шуңа киләчәгегезне алдан ук кайгыртып, алда санап үтелгән һөнәрләрне үзләштерә башлый аласыз. 63- 65 яшькә хәтле әллә кемнәргә укып, эшләп өлгереп була бит… Бу сүзләрне шаяру дип кенә кабул итегез, хәлебезнең әйбәт түгеллеген барыбыз да аңлыйбыз.

http://shahrichalli.ru

фото:yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев