Бүген – Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә – Татарстан район-шәһәрләренә яңа мәктәп автобуслары тапшырылды.
59 автобуска сертификатны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды.
«Безнең автопарк федераль программа ярдәмендә уңайлы мәктәп автобуслары белән тулылана. Бүген мәгариф өлкәсе автопаркында 901 берәмлек транспорт чарасы, 936 маршрут исәпләнә. Алар 30 меңләп баланы йөртә. Бүген тагын 59 автобус җибәрәбез. Яңа автобуслар ул – балалар өчен уңайлылык, иминлек, ата-аналар өчен күңел тынычлыгы. Мәктәпкә һәм өйгә юл ышанычлы булыр дип өметләнәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул мәктәп автобусларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү мөһимлеген билгеләп узды. «Яңа автотранспорт озак хезмәт итәр дип ышанам», – дип билгеләп узды республика Рәисе.
фото: Владимир Васильев
Нет комментариев