Узган шимбә – 26 сентябрьдә районыбызның Сарабиккол авылында СВОга ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты үтте.
Хәйрия концертында Сарабиккол, Кирлегәч, Иске Шөгер, Урдалы, Федотовка, Яңа Сережкино, Куакбаш авылларыннан иҗат коллективлары һәм волонтерлар катнашты. Алар барысы да Лениногорскидагы “С любовью и молитвами” волонтер төркемнең вәкилләре булып тора.
Авыллардагы иҗат коллективлары, авыл үзешчәннәре тагын бер кат талантлы икәнлекләрен күрсәтте. Җыр-моң тынып тормады.
"С любовью и молитвами" төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова барлык катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерде. Актив гражданлык позициясе һәм фронтка ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт йөзеннән «АЛГА» ирекле мотоукчылар батальоны шәхси составыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Авыллар илгә авырлык килгәндә, бер максат өчен берләшеп, җиңү көнен якынайту өчен тырышлык күрсәтәләр. Хәрби операциядәге ир-егетләргә шундый мәрхәмәтле волонтерлардан һәрвакыт ярдәм җибәрелә. Тылдагы батырлык көчле.
Хәйрия концертында 19 мең 760 сум акча җыелган. Әлеге финанс средстволары хәрбиләр өчен гуманитар йөк формалаштыруга юнәлдереләчәк.
Нет комментариев