Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм ТР Министрлар Кабинетының уртак утырышында шулай дип белдерде

«Әгәр кеше кагыйдә бозган икән, ул түләргә тиеш. Монда нинди ташлама булырга мөмкин? Әлеге өч миллиард күп кенә бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, ташламалар гамәлгә кертелгәннән соң штрафларны күбрәк түли башламаганнар, бюджетка исә өч миллиард сумга якын акча керми калган.

«Агымдагы елда 29 меңгә якын административ эш кузгатылды. Кагыйдә бозган өч кешенең берсе штрафларын түләми», - дип искәртте ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/17/177213/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X