Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабикколдан язалар: Җырла әле, Искәндәр!

Беркөнне кан басымым күтәрелеп, баш авыртуына түзәрлек булмады. Минем өйдә даруханә ачарлык – даруларның ниндиләре генә юк! Бүтәннәре булышмагач, бик көчлесен алып эчтем.

Туктале, җаныма дәва булмасмы дип, укучым Искәндәр Биктаһировның телефон номерын җыйдым. Ул миңа чылтыратып, хәлемне белешеп-сорашып тора һәм һәрвакыт берәр куплет җыр җырлый. Бу юлы да “Ядкарь”нең бер куплетын башкарды:

«Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш –
Шул чакларның моңлы ядкаре».

Ышанасызмы, хәлем җиңеләйде бит! Чиксез рәхмәт Искәндәргә! Шулай ук әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән шагыйрь Разил Вәлиевкә дә рәхмәт. “Ядкарь”гә һәм бүтән бик күп матур шигырьләргә искиткеч көйләр язып, аларны җыр иткән композитор Фасил Әхмәтовка да рәхмәт укыдым, ул моннан унтугыз ел элек, нибары 63 яшьтә арабыздан киткән иде.
Фельдшерларыбыз Гүзәлия Галиева белән Рәмзия Вәлиева хәлемне даими белешеп, минем өчен өзелеп торалар. Мең рәхмәт үзләренә, бәхеткә-саулыкка тиенеп, сөенеп кенә яшәсеннәр!


Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА. Лениногорск районы, Сарабиккол авылы. 

http://tatyash.ru/index.php?issue=12322&file=63.htm

фото https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев