Урдалы авылында хәйрия концерты берничә авыл коллективын берләштерде (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылында хәйрия концерты берничә авыл коллективын берләштерде (+фотолар)

Шимбә – 17 октябрьдә районыбызының Урдалы авылы мәдәният йортында СВО хәрбиләренә ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты узды.

Алар маскировка челтәре дә үрә, алар гуманитар ярдәм кабул итеп, тиешле урынга җибәрүдә өлеш кертә, алар хәйрия концертлары да оештыра. Болар - районыбыз авыллары волонтерларының эшчәнлеге турында. Алар Лениногорскиның "С любовью и молитвами" волонтер төркемнең филиаллары волонтерлары.

Әле күптән түгел генә Сарабиккол авылында хәйрия концерты узса, инде менә Урдалы авылы кабул итеп алды. Әлеге концертта җиде авыл коллективы һәм үзешчән артистлары катнашты. Концерт номерларын Кирлегәч, Мичурин, Яңа Сережкино, Яңа Иштирәк, Иске Шөгер, Мордва Кармалка, Федотовка һәм Урдалы авылы волонтерлары әзерләгән иде.

Авыл волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар барысы да талантлы, оста, ул җыр, ул бию дисеңме. Арада өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән яшьләрне күрү дә сөенечле күренеш.

“Хәйрия концертында 45 мең сум акча җыелды. Әлеге финанс средстволары маскировка челтәре үрү өчен спанбонд алырга тотылачак. Бик зур рәхмәт концертта катнашкан авылларыбыз волонтерларына, оештыручы – Урдалы авылына, концертка килеп, өлешен кертүче халыкка рәхмәт яусын. Без бергә булганда гына җиңә алырбыз, хәрбиләребезнең дә хәлен җиңеләйтербез”, - ди "С любовью и молитвами" волонтер төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова.

  • Сарабиккол авылыннан Айсылу Садриева: "Мондый хәйрия концертлары оештыру өчен Эльмирага зур рәхмәт. Әлеге концертлар ярдәмендә яңа талантлар ачыла, төркем турында күбрәк кеше белә һәм җыелган акчалар безнең хәрбиләребезгә ярдәмгә китә. Авылларыбызның артистлары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре, әлеге чараларда катнашып, бик зур эш башкаралар. Мин мондый кешеләр белән янәшә булуыма бик горурланам һәм шатланам. Җиңү безнең якта булыр, Аллаһ теләсә".

Нет комментариев