Лениногорск Мәдәният сараенда иҗат сезоны ачылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда иҗат сезоны ачылды

Мәдәният сарае үзенең 2026-2027нче елгы иҗат сезонын тантаналы рәвештә ачты.

Ул көнне сәхнәдә татар һәм рус халык җырлары яңгырады. Ветераннар хоры чыгышын күрдек. Шулай ук бию коллективлары: «Империя», «Астра», «Желание летать», «Задоринки», «Изюминка», «Тип-топ» төркемнәре чыгыш ясады. Концерт программасында милли колоритны чуваш һәм мордва ансамбльләре тулыландырды.

Район башлыгы Марат Гирфанов ун кешегә шәһәр башлыгы стипендиясе  тапшырды, әлеге стипендиатлар – шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнашучылар.

“Астра” бию коллективы җитәкчесе – Надежда Азовага «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Надежда һәм Галия Азовалар династиясе «Астра» коллективын оештырган, анда бүген 4 яшьтән 75 яшькә кадәрге 100дән артык катнашучы бал, халык һәм спорт биюләре белән шөгыльләнә. Коллектив күп тапкырлар конкурслар һәм фестивальләр лауреаты һәм җиңүчесе булып тора.

Иҗат сезоны – ял концерты сыман Мәдәният сараенда онытылмаслык чыгышлар, бик күп уңай эмоцияләр белән узды.

фотолар: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте

 


Нет комментариев