Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер авыл җирлеге Советының үз бинасы булды (+фотолар)

Бүген данлыклы Шөгер авылында өй туе - авыл җирлеге Советының яңа бинасы үз ишекләрен ачты.

Яңа бина авыл үзәгендә, мәдәният йорты белән янәшә урнашкан. Бик матур, җыйнак кына килеп чыккан.  Биредә, проект буенча, өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел да бар. Бинада якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган,

Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин әйтүенчә, авыл советының 22 ел дәвамында эш урыны булмаган. Моңарчы эш урынын арендага алып торганнар. Менә бүген - шатлыклы көн. Алар республика программасы нигезендә төзелгән яңа биналы булды.

Шөгерлеләрнең куанычын уртаклашырга ТР Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Советы рәисе Экзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорскиның Мактаулы гражданины Исхак Садриев килде.

-Хәзер авыл җирлекләре башлыкларының роле зур, халык барлык сораулар буенча аларга мөрәҗәгать итә, - диде Экзам Самат улы.  -  Шуның өчен бу бина матур һәм уңайлы булырга тиеш.

 - Менә  республика, район җитәкчелеге ярдәме белән бөтен уңайлыклары булган үз бинабыз булды. Территориябез зур, халкыбыз күп, бик көтеп алынган бүләк безнең өчен, – диде Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Нәҗипович.

Бинаны төзүче оешмага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шөгер авыл җирлегендә 2 меңнән артык халык яши. Соңгы елларда биредә күп эшләр башкарылды. Авыл уртасыннан асфальт юл үтә, балалар мәйданчыгы эшли, чаңгы базасы бар. Районда беренчеләрдән булып бик матур, заманча балалар бакчасы ачылды.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе рәисе биредә  авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, уртак проблемалар хакында сөйләште, аларның сорауларына җавап бирде.

Розалия Мостафина фотолары

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев