Шөгердә авыл мәктәбе укучылары бил алышты: Зеленая Роща – беренче, Сугышлы мәктәбе - икенче урында (ФОТОЛАР)
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердә авыл мәктәбе укучылары бил алышты: Зеленая Роща – беренче, Сугышлы мәктәбе - икенче урында (ФОТОЛАР)

Шимбә көнне район мәктәпләре укучылары Шөгергә милли көрәштә көч сынашырга җыелды.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урында - Зеленая Роща мәктәбе командасы, икенчедә – Сугышлы командасы, өченчедә – куакбашлылар. Егетләрне котлыйбыз!

Шәхси уңышларга килгәндә, Сугышлы мәктәбеннән Хурсанд Вәлиев 50 кг авырлыктагылар арасында – беренче урын алган, 55 кг – лар арасында - икенче урында. 
Шул ук мәктәптән Фәрит Хастутдинов 55 һәм 60 кг авырлыктагылар арасында көрәшеп, икесендә дә беренче урын алды.


Нет комментариев