Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үтте

30 нчы сентябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Бер яшьлектә-бер картлыкта" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Н. Гафиятуллин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен...

30 нчы сентябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Бер яшьлектә-бер картлыкта" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Н. Гафиятуллин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар.
Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте . Кичәгә килүче авылдашларыбыз кичәне оештыручы авыл жирлегенә, мәдәният йорты хезмәткәрлренә һәм китапханәчеләргә зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар, дип хәбәр иттеләр Шөгердән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев