Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шоколад янарга тиешме?

Кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә. Флешмобка җырчы Алсу Әбелханова, танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова да кушылды. Кемнеңдер шоколады яна, ә кемнекедер юк. Шоколад янарга тиешме? Янган шоколад организмга зыянлымы? Бу сораулар белән без Казан федераль университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшинга мөрәҗәгать иттек. - Әле...

Кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә.

Флешмобка җырчы Алсу Әбелханова, танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова да кушылды. Кемнеңдер шоколады яна, ә кемнекедер юк. Шоколад янарга тиешме? Янган шоколад организмга зыянлымы? Бу сораулар белән без Казан федераль университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшинга мөрәҗәгать иттек. - Әле генә студент-аспирантлар белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, шоколад янарга тиеш - арзанлысы да, кыйбатлысы да. Чөнки аның составында зур өлешне май алып тора, калганы - шикәр һәм кушылма матдәләр. Билгеле, болар барысы да янарга тиеш. Су, аш тозы, содадан кала, теләсә нинди азык-төлек продуктлары яна. Су күбрәк булганнары әкренрәк яна, аларны яндыру өчен суның парга күчүе кирәк. Ә су булмаган продуктлар - шоколад, сало, чипсы, макарон - алар тиз янып китә. Аларның януы һич тә сыйфат турында сөйләми, бу бары тик су әз, ә янучан органика күп дигән сүз, - дип аңлатты Аркадий Курамшин.

http://shahrichalli.ru/

фото: https://vk.com/doc159180690_462967416?hash=92c6260a99d5ffff92&dl=d1555c42f00f9e8f65

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев