Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар! Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең карарын үтәү йөзеннән, сезгә Лениногорск шәһәрендә гомуми файдаланудагы юлларда Яңа ел бәйрәмнәре чорында транспорт хәрәкәте чикләнүе турында хәбәр итәбез.
25 декабрьдән киләсе елның 20 гыйнварына кадәр әлеге үзәк мәйданда (Тукай урамы буенча Ленинград урамыннан Мәдәният сараена кадәр) хәрәкәт чикләнә.
Мэриянең матбугат хезмәте
Нет комментариев